Репост из: Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ
Карунга да бит нинди зур байлык бирелгән булган, аның байлык тупланган сарайларының ачкыларын гына да ничәмә-ничә кеше күтәреп йөргән.Ә изгелеккә чакыра башлагач,ул тәкәбберләнгән, мин үзем таптым дигән. Коръәндә ул хактагы кыйсса белән танышыйк: «Бәлки Аллаһ биргән малны Аллаһ юлына биреп, ахирәтне кәсеп ит, дөньядан үз өлешеңне онытма, ахирәтең өчен гамәл кыл, Аллаһ сиңа, ихсан кылып мал биргән кебек, син дә мохтаҗ кешеләргә малыңнан бир, җир өстендә явызлык белән фәсәдлек кылып йөрмә, дөреслектә, Аллаһ фәсәдчеләрне сөймидер». Карун әйтте: «Миңа бу мал белемемнең күплеге өчен бирелде». Аллаһ әйтте: «Ә ул белмиме: моннан элек Аллаһ күпме җәмәгатьне Аңа карышканнары өчен һәлак итте? Ул һәлак булган кешеләр куәттә Каруннан артыграк вә җыйган маллары күбрәк иде, фәсәдче залимнәр кыямәт көнендә гөнаһларыннан соралмаслар, хисапсыз җәһәннәмгә керерләр».
Карун бер көнне, йөгән-иярләре алтын белән зиннәтләнгән атка атланып, кавеменә чыкты. Дөнья тереклеген генә теләүчеләр әйттеләр: «Карунга бирелгән байлык кебек безгә дә бирелгән булса, нинди яхшы булыр иде, ул Карун дөньяга олуг насыйп иясе».Белем бирелмеш кешеләр дөньяны сөючеләргә әйттеләр: «Үкенеч булсын сезгә, иман китереп, изге гамәлләр кылган кешеләргә Аллаһ вәгъдә иткән җәннәт нигъмәтләре Карунга бирелгән малдан хәерлерәктер, ул җәннәткә ирешмәс һичкем, мәгәр сабыр итеп, Аллаһ юлында яшәгән хак мөэминнәр генә ирешерләр». Без ул Карунны һәм йортын җиргә йоттырдык, чөнки Карун байлыгына таянды. Шул вакытта Аллаһтан башка Карунга ярдәм бирүче булмадыһәм җир астына китүдән үзен-үзе дә саклый алмады. Әле күптән түгел генә Карунның дәрәҗәсен өмет итүче кешеләр Карунның йорты белән җир астына киткәнен күреп тордылар вә әйтер булдылар: «Гаҗәп, бу эш безгә шөбһәле булды, Аллаһ сынар өчен теләгән бәндәсенә – киң ризык, вә теләгән бәндәсенә тар ризык бирер икән, әгәр Аллаһ, без телә-гәнчә, Карун малы кебек мал безгә дә биргән булса, әлбәттә, без дә Карун белән бергә җир астына киткән булыр идек, вәй, Карунның эше үкенечле булды! Аллаһыга карышып, көфран нигъмәт кылучылар Аллаһ газабыннан котыла алмаслар икән ләбаса».
📌(«Касас» сүрәсе, 77нче-82нче аятьләр)
Карагыз, кардәшләрем: адәм баласының холкы бер үзгәрмәгән икән, әллә ничә гасырдан соң да үзгәрмәс.Ничәмә-ничә мең ел электә зур дәрәҗәгә ирешкән адәм баласы, мин үзем булдырдым дип, шушы байлыкны аңа Раббысы бирүен, Галәмнәрнең хуҗасын инкяр итүен бүген дә күрәбез. «Аллаһка шөкер, Аның ярдәме, Аның рәхмәте белән шушы дәрәҗәгә ирештем, Ул биргән сәламәтлек белән тырыштым, Ул биргән акыл белән тәҗрибә тупладым, барысыда – Аннан»,- дип, рәхмәтле буласы урында, без Аңа карата дәгъва белдерә башлыйбыз,тәкәбберләнәбез. Һәм шул биргән нигъмәтләрне инкяр иткәнгә күрә, безгә төрледән-төрле сынау килә дә инде, иминлек бетә, ризыгыбыз кими, бәрәкәт китә.
Бу хакта Раббыбыз Коръәндә кисәтте: «Аллаһ, мисал итеп, бер шәһәрне китерде. Ул иминлектә, тынычлыкта яши иде. Ризык аңа, иксез-чиксез булып, төрле җирдән килеп торды. Тик ул (халык) Аллаһның нигъмәтләрен инкяр итеп, көферлек кылды. Кылган эшләре (гөнаһлары һәм көферлекләре) өчен Аллаһ аңа ачлык һәм куркынычлык япмасын татыттырды».
📌(«Нәхел» сүрәсе, 112нче аять)
Менә шушы аятьне онытмасак иде.Нинди генә уңышка ирешмик, иң беренче урынга Аллаһны куйыйк, Аны мактыйк, Аңа шөкер-рәхмәтләребезне белдерик, кардәшләрем. Бары шуннан соң гына сәбәпче булган якын кешеләребезгә рәхмәтләребезне җиткерик, әйе, анысын да онытырга ярамый.Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم дә: **«Кем кешеләргә рәхмәтен җиткерми, ул Аллаһка да рәхмәтсез була», – диде.
📌(Тирмизи риваяте, 1955)
🤲 Әмма сәбәпчеләрнең күңелләренә безгә ярдәм итү теләген дә Аллаһ тәгалә сала. Шул хакта да истән чыгармыйк.Мин-минлек һәм тәкәбберлек чиреннән ерак булып, гадилек сыйфатын югалтмыйча, Раббыбызга шөкер итеп, бер Үзенә генә гыйбадәт кылып һәм безгә ярдәм кулы сузган кешеләргә рәхмәтлребезне әйтеп яшәргә Аллаһы тәгаләһидаять бирсә иде.Әмин!
✏️ Раил Фәйзрахманов
📍 Язылырга 👉 https://t.me/tatislam