Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ


Гео и язык канала: Узбекистан, Узбекский
Категория: Религия


Бу каналда Раил хәзрәт Фәйзрахмановның татар телендәге вәгазьләре, нәсыйхәтләре урын алган канал.
Безнең сайт: https://tatislam.com
You Tube канал: https://youtu.be/0aXvG8A2xVw
Рус телендә нәсыйхәтләр:
https://t.me/polzanastavlenii

Связанные каналы  |  Похожие каналы

Гео и язык канала
Узбекистан, Узбекский
Категория
Религия
Статистика
Фильтр публикаций


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
Тулырак 👉 https://youtu.be/VPId_iD6gSE?feature=shared

Яки моннан 👉 https://rutube.ru/video/6290e68dcae39fac39f81189d574eb5e/


#догалар яхшы холыклы булыр өчен




Карунга да бит нинди зур байлык бирелгән булган, аның байлык тупланган сарайларының ачкыларын гына да ничәмә-ничә кеше күтәреп йөргән.Ә изгелеккә чакыра башлагач,ул тәкәбберләнгән, мин үзем таптым дигән. Коръәндә ул хактагы кыйсса белән танышыйк: «Бәлки Аллаһ биргән малны Аллаһ юлына биреп, ахирәтне кәсеп ит, дөньядан үз өлешеңне онытма, ахирәтең өчен гамәл кыл, Аллаһ сиңа, ихсан кылып мал биргән кебек, син дә мохтаҗ кешеләргә малыңнан бир, җир өстендә явызлык белән фәсәдлек кылып йөрмә, дөреслектә, Аллаһ фәсәдчеләрне сөймидер». Карун әйтте: «Миңа бу мал белемемнең күплеге өчен бирелде». Аллаһ әйтте: «Ә ул белмиме: моннан элек Аллаһ күпме җәмәгатьне Аңа карышканнары өчен һәлак итте? Ул һәлак булган кешеләр куәттә Каруннан артыграк вә җыйган маллары күбрәк иде, фәсәдче залимнәр кыямәт көнендә гөнаһларыннан соралмаслар, хисапсыз җәһәннәмгә керерләр».
Карун бер көнне, йөгән-иярләре алтын белән зиннәтләнгән атка атланып, кавеменә чыкты. Дөнья тереклеген генә теләүчеләр әйттеләр: «Карунга бирелгән байлык кебек безгә дә бирелгән булса, нинди яхшы булыр иде, ул Карун дөньяга олуг насыйп иясе».Белем бирелмеш кешеләр дөньяны сөючеләргә әйттеләр: «Үкенеч булсын сезгә, иман китереп, изге гамәлләр кылган кешеләргә Аллаһ вәгъдә иткән җәннәт нигъмәтләре Карунга бирелгән малдан хәерлерәктер, ул җәннәткә ирешмәс һичкем, мәгәр сабыр итеп, Аллаһ юлында яшәгән хак мөэминнәр генә ирешерләр». Без ул Карунны һәм йортын җиргә йоттырдык, чөнки Карун байлыгына таянды. Шул вакытта Аллаһтан башка Карунга ярдәм бирүче булмадыһәм җир астына китүдән үзен-үзе дә саклый алмады. Әле күптән түгел генә Карунның дәрәҗәсен өмет итүче кешеләр Карунның йорты белән җир астына киткәнен күреп тордылар вә әйтер булдылар: «Гаҗәп, бу эш безгә шөбһәле булды, Аллаһ сынар өчен теләгән бәндәсенә – киң ризык, вә теләгән бәндәсенә тар ризык бирер икән, әгәр Аллаһ, без телә-гәнчә, Карун малы кебек мал безгә дә биргән булса, әлбәттә, без дә Карун белән бергә җир астына киткән булыр идек, вәй, Карунның эше үкенечле булды! Аллаһыга карышып, көфран нигъмәт кылучылар Аллаһ газабыннан котыла алмаслар икән ләбаса».

📌(«Касас» сүрәсе, 77нче-82нче аятьләр)

Карагыз, кардәшләрем: адәм баласының холкы бер үзгәрмәгән икән, әллә ничә гасырдан соң да үзгәрмәс.Ничәмә-ничә мең ел электә зур дәрәҗәгә ирешкән адәм баласы, мин үзем булдырдым дип, шушы байлыкны аңа Раббысы бирүен, Галәмнәрнең хуҗасын инкяр итүен бүген дә күрәбез. «Аллаһка шөкер, Аның ярдәме, Аның рәхмәте белән шушы дәрәҗәгә ирештем, Ул биргән сәламәтлек белән тырыштым, Ул биргән акыл белән тәҗрибә тупладым, барысыда – Аннан»,- дип, рәхмәтле буласы урында, без Аңа карата дәгъва белдерә башлыйбыз,тәкәбберләнәбез. Һәм шул биргән нигъмәтләрне инкяр иткәнгә күрә, безгә төрледән-төрле сынау килә дә инде, иминлек бетә, ризыгыбыз кими, бәрәкәт китә.

Бу хакта Раббыбыз Коръәндә кисәтте: «Аллаһ, мисал итеп, бер шәһәрне китерде. Ул иминлектә, тынычлыкта яши иде. Ризык аңа, иксез-чиксез булып, төрле җирдән килеп торды. Тик ул (халык) Аллаһның нигъмәтләрен инкяр итеп, көферлек кылды. Кылган эшләре (гөнаһлары һәм көферлекләре) өчен Аллаһ аңа ачлык һәм куркынычлык япмасын татыттырды».
📌(«Нәхел» сүрәсе, 112нче аять)

Менә шушы аятьне онытмасак иде.Нинди генә уңышка ирешмик, иң беренче урынга Аллаһны куйыйк, Аны мактыйк, Аңа шөкер-рәхмәтләребезне белдерик, кардәшләрем. Бары шуннан соң гына сәбәпче булган якын кешеләребезгә рәхмәтләребезне җиткерик, әйе, анысын да онытырга ярамый.Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم дә: **«Кем кешеләргә рәхмәтен җиткерми, ул Аллаһка да рәхмәтсез була», – диде.
📌(Тирмизи риваяте, 1955)

🤲 Әмма сәбәпчеләрнең күңелләренә безгә ярдәм итү теләген дә Аллаһ тәгалә сала. Шул хакта да истән чыгармыйк.Мин-минлек һәм тәкәбберлек чиреннән ерак булып, гадилек сыйфатын югалтмыйча, Раббыбызга шөкер итеп, бер Үзенә генә гыйбадәт кылып һәм безгә ярдәм кулы сузган кешеләргә рәхмәтлребезне әйтеп яшәргә Аллаһы тәгаләһидаять бирсә иде.Әмин!

✏️ Раил Фәйзрахманов
📍 Язылырга 👉 https://t.me/tatislam


‼️ Кем булганыңны онытма!

Кайберәүләрнең шундый бер яман, тискәре сыйфаты бар: кесәләрендә акча арта башласа яки дәрәҗә баскычыннан югарыга күтәрелсә,үзенеңэлекке танышларын, дусларын гына түгел, хәтта үзенең кем булганын да оныта. Тагын да куркынычрагы – ул Аллаһныда оныта башлый.
Менә мондый күренеш тә киң таралган: кеше мохтаҗлык кичергәндә, акчасыз вакытта дога белән Раббысына ялварса, мәчетләргә йөргәләсә, баеп киткәч, аңа Аллаһының кирәге бетә башлый.


Нәрсәгә соң аңа Аллаһ, аның бит тормышта барысы да бар.«Элек нинди халәттә идең, Аллаһ тәгалә сине ничек нигъмәтләде?»-дип исенә төшереп кара.«Юк, син нәрсә?!Нинди Аллаһ?!Барысынада үзем ирештем.Йокламыйча, башны күтәрмичә тырыштым.Күп укыдым, тәҗрибә тупладым, бернинди Аллаһның ярдәме юк монда, бары тик үзем», –дип,Раббысының нигъмәтләрен инкяр итә башлый. Шуңа да Аллаһ тәгалә Коръәндә бу хакта искәрткән: «Алар Аллаһныңнигъмәтен беләләр (таныйлар),тик аннан соң аны инкяр итәләр.Аларның күбесе — имансызлар».
📌(«Нәхел» сүрәсе, 83нче аять)

Кызганыч,секунд саен Аның һавасына мохтаҗ булсак та, зур үрләргә менгәч,безгә акыл, күз, аяк-кул бирүче Раббыбызны оныту гына түгел, Аңардан йөз чөерәбез,«мин, мин» дип масая башлыйбыз. Әмма бит янәдән элекке халәтебезгә кайтсак,көймәбез комга терәлсә, акча һәм дуслар белән дә проблеманыхәл итеп булмаса, нишлибез? Коръәндә әйтелгәнчә,горур башыбызны иеп, дога кылабыз, мәчеткә юнәләбез: «Сездә булган барча нигъмәт – бары тик Аллаһтан. Аннары, әгәр дә берәр зарарга дучарбулсагыз, сез бит Аңа гына ялварасыз».
📌(«Нәхел» сүрәсе, 53нче аять)

Күпме кеше каты авырган чагында Раббысына ялвара, намазлыкка баса, ә Аллаһ шифасын биреп, сәламәтләнеп аякка баскач, тагын аңа дәва биргән Шифаландыручыны онытып, гөнаһ диңгезенә чума. «Әгәр бәла-казадан соң рәхмәтебезне татытсак(ягъни сәламәтлек, байлык бирсәк), ул әйтәдер – болар бары да үзем кәсеп итеп булдырылган, үз нәрсәләрем, дип. Кыямәт булыр дип тә уйламыйм, әгәр кыямәт булып, Раббыма кайтарылсам, Аның хозурында миңа дөньяныкыннан артыграк нигъмәтләр булыр, дип мактанадыр. Хакны инкяр итүче имансызларның эшләгән эшләрен, әлбәттә, үзләренә күрсәтербез һәм аларга каты газап татыттырырбыз. Әгәр кешегә, рәхмәт кылып, нигъмәтләр бирсәк, аның Шөкереннән һәм Аллаһка гыйбадәт кылудан баш тартыр, вә тәкәбберләнеп, Аллаһка дога кылудан ерак булыр.”)
📌 «Фуссиләт» сүрәсе, 50-51нче аятьләр)


🕌 Җомга хөтбәсе:

🎙 Сораганыңны бирүче

🎤 Раил Фәйзрахманов




Динебездә сабырлык һәм түземлелек турында бик күп әйтелә. Имам Әхмәд болай дигән: «Аллаһы Тәгалә сабырлыкның фазыйләтен Коръәндә 90га якын җирдә зикер итә». Әгәр Аллаһы Тәгалә Коръәндә берәр нәрсәнең өстенлеген шулай күп мәртәбәләр зикер итә, кабатлап тора икән, димәк, ул аның әһәмиятен ассызыклый. Аллаһ Тәгалә сабыр булучыларны мактый: «Дөреслектә, Аллаһ – сабыр булучылар белән» («Бәкара» сүрәсе, 153нче аять).

Тулырак: 👉 https://shahrikazan.ru/news/din/sabyr-bulyrga-iardam-ita-torgan-sabaplar




Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
Тулырак 👉 https://www.youtube.com/watch?v=ZnJDZLrhkbw




🌳 Алмагачыңнан алмаңны урласалар...

Кем дә булса үстергән җимеш агачы кешеләргә дә, кошларга да файда китереп кенә калмый, ә шул агачны утыртучының үзенә сәдака булып та языла.Тереклек дөньясына файда китерү – динебезнең асыл максаты. Ул файда кешеләргә генә түгел, ә хайваннарга, кошларга карата да булырга тиеш. Әгәр аларга ашарга бирсәң, язын оя ясасаң, кышын җимлекләргә ярма сибеп сөендерсәң, шушы гамәлләрең өчен әҗер-саваплар язылыр, дигән бит Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم. Тагын берничә хәдис китереп, бакчачыларны сөендерәсем килә.

Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم: «Әгәр мөселман кешесе  агач утыртса, шул агачтан ашалган бөтен нәрсә, һичшиксез, аңа сәдака итеп языла һәм шуннан урланган бөтен нәрсә аның өчен сәдакадан китә, әгәр кем дә булса аңа зарар китерсә, бу аның өчен сәдака булып  санала», – дигән».
📚(Мөслим риваяте, 3968) 

Икенче риваятьтә исә түбәндәгеләр китерелә: «Әгәр мөселман кешесе  агач утыртса, ә аннан соң аның җимешләрен берәр кеше, хайван яки кош ашаса, бу аңа Кыямәт көненә кадәр сәдака булып язылачак».
📚(Мөслим риваяте, 3971)

Бервакыт балалар белән бакчада виктория җиләге чүбен утап чыктык. Чүптән арындыргач, бик күп җиләкләре күренеп калды. Тәмам кызарып бетсеннәр дә берничә көннән җыеп алырбыз дип, өйгә кереп киттек. Икенче көнне чыксак, кошлар бар булган җиләкне ашап бетергәннәр, ничек өлгергәннәрдер, бер җиләк тә калмаган иде. Балаларның да, минем дә кәеф кырылды, ачу чыкты. Әмма шушы хәдисне ишеткәч, күңелгә тынычлык иңде һәм рәхәтлек урнашты, чөнки тырышуыбыз бушка булмаган, сәдакадан киткән.

Чөнки Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم, җимеш бирә торган нинди генә үсенте яки агач утыртсаң да, ул кешегә сәдака бара, дигән. Әле элекке вакытлар да искә төшеп китте. Без үскәндә балалар, кешеләрнең бакчаларына кереп, алма, чия, кыяр һәм башка яшелчәне «чәлдереп» чыгалар иде. Күршеләр белсәләр, килеп орыша, бала шуклыгы булганга, күбесе күз йома иде. Шул вакытта кайбер әби-бабайлардан: «Ярар, сәдакадан китсен», - дигән сүзләр дә ишетелә иде.

Димәк, алар да, белмәгән булсалар да, утырткан, үстергән җимешләрне берәрсе алып ашаса, изгелек булып кайта, дип уйлаганнар. Алар, бәлки, бу хәдиснең үзен укымаганнардыр да. Хәтта бакчаңнан урлап алып китеп зыян салсалар да, әҗере барыбер сиңа була. Хәдистә әйтелгәнчә: «Шуннан урланган бөтен нәрсә аның өчен сәдакадан китә».

Бу безне, күбрәк, җимеш китерә торган агачлар, үсентеләр утыртырга этәрә торган хәдис түгелме соң? Бу дөньядан китеп барсак та, без утыртып калдырган агачлардан кешеләр, хайваннар, кошлар, бөҗәкләр туклансалар, безгә күпме әҗер булачак, аларга да файда – тамаклары туя, безгә дә уңыш –  хәерле гамәлләрдән язылып бара.

Халыкта да шундый әйтем бар бит: «Ир-ат үз гомерендә өч гамәл эшләп калдырырга тиеш – йорт салырга; агач утыртырга; нәсел калдырырга». Әлеге гамәлләрнең барысы да файдалы, игелекле гамәлләр – сәдака җәрияләр. Йортыңда гаиләң торган саен, сиңа әҗер, агачлар хакында әйттек инде, балаң  сиңа дога кылган саен, әҗере бара. 

Мәкаләмне тагын бер хәдис белән тәмамлыйм. Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم: «Әгәр мөселман кешесе агач утыртса яки кырда иген чәчсә, ә аннан соң анда үскәнне кеше, хайван яки кем дә булса башка берәү ашаса, бу аңа, һичшиксез, сәдака булып языла», – дип әйтеп калдырган.
📚(Мөслим риваяте, 3969)

📝 Раил Фәйзрахманов
📌 Язылырга 👉 https://t.me/tatislam






Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
Тулырак 👉 https://youtu.be/FOz3STDyQ28?feature=shared




Бар файда – бары тик Аллаһтан гына, һәм бар төрле зарардан да Раббыбыз гына безне саклый ала, чөнки Ул гына бар галәмнең, җир һәм күкләрнең хуҗасы һәм бар кешелек дөньясының патшасы. Шуңа да без дога кылып, Аңа гына ялварып, төрле зикерләр әйтеп, үзебезне Коръән сүрәләре укып өшкерсәк кенә төрле афәтләрдән саклап кала алабыз һәм малыбызга да бәрәкәт шушы юлда гына килә ала. Күңелләрне һәрвакыт Аллаһы белән генә бәйләп яшик дигән теләк белән мәкаләмне бер күркәм хәдис белән тәмамлыйм:

«Аллаһның чикләрен сакла (Ул тыйган гөнаһлардан ерак тор), һәм Ул да сине саклаячак. Аллаһны исеңдә тот һәм син Аны үз алдыңда күрәчәксең (ярдәмен тоярсың). Берәр нәрсә сорарга теләсәң, Аллаһтан сора; ярдәм сорарга теләсәң, Аллаһка мөрәҗәгать ит. Бел, әгәр бөтенесе дә җыелып, сиңа файда китерергә теләсәләр, алар сиңа Аллаһ язган кадәр генә эшли алачаклар. Әгәр бөтенесе дә җыелып, сиңа зарар китерергә теләсәләр, алар сиңа Аллаһ язган зарарны гына китерәчәкләр. Чөнки каләм күтәрелгән, ә битләр кипкән инде.
📚(Тирмизи риваяте).

🖋 Раил Фәйзрахманов
📌 Язылырга 👉 https://t.me/tatislam


💰"Акча агачы – ялган пот"

Һәрбер адәм баласы тыныч һәм мул тормышка омтыла, моның һич гаебе юк. Ә аңа ирешү өчен, хакыйкатьтән тайпылып, ялгыш юлга кереп китүчеләр дә аз түгел. Аныйлар көн туган саен арта, төрләнә торган ырым-шырымга, потларга, сыннарга ышаналар, шуларның ярдәменә өметләнәләр. Әмма алар безгә берәр файда китереп, зыяннан саклап кала алырмы соң?Адәм балаларын ничек кенә хәйләмиләр дә, нәрсәгә генә ышандырмыйлар бүген. Нишләтәсең, шулай тиз һәм җиңел ышангач, алдалаучылар да күп. Нинди генә талисманнар, статуэткалар уйлап чыгармый маркетологлар. Һәм әлеге товарларны кешеләргә сату өчен нинди генә сафсата кормый сәүдәгәрләр. Исең китәрлек. Янәсе, «байлык китерә, бөтен начарлыктан, явызлыктан саклый» дип, товарлары турында төрле уйдырмалар уйлап чыгарып, тиз арада безнең акчаны үз кесәләренә салырга тырышалар. Бигрәк тә акча «чакыра торган» гөлләр, агачлар, сыннар уйлап чыгардылар, алар сатуда да торган саен арта бара. Акчасызлыктан тилмергән халык ул әйберләрне өенең түренә алып кайтып куя.

Кайбер өйләрдә киштәләрдә акчага күмелгән бака, акчага чолганган зур корсаклы ир-ат сыннарын күрергә мөмкин. Көн саен шуларның корсагын сыпырып торсаң, акча арта икән, имеш... Кызганыч, халык сатып ала, димәк, ышана, дигән сүз.
Кемдер өйгә кайгы-хәсрәт кермәсен дип, ишек өстенә ат дагасы куя. Кайберәүләр, беләзек итеп, үзләренә кызыл җеп тага, имеш, бозымнан саклый, бәхет китерә. Күз тиюдән сакласын дип, «күз» тагып йөрүчеләр дә бихисап. Бу бит һич акылга сыймаслык күренеш. Керамикадан ясалган бакалар, төрле гөлләр, агачлар ничек итеп сиңа акча китерә алсын соң?! Ә тимер, җеп яки башка нәрсәләр ничек безне юл фаҗигасеннән, җил-давылдан, су басудан һәм башка проблемалардан саклый алсын соң?! Үзен дә саклый алмаган, теләсә-кайсы вакытта ватыла, уала, кибә, корый торган һәм һичнинди көч-куәткә ия, зиһене булмаган нәрсәләр башкаларны ничек саклый ала соң? Кем дәлилләп күрсәткән шушы нәрсәләр чынлап та саклый һәм уңышка илтә дип?

Шунысы бик гаҗәеп: арабызда үзен мөселманга санап та, мин Аллаһка инанам дип әйтеп тә шундый юк-барга ышанучылар бихисап. Бик еш: «Бар нәрсә дә – Аллаһ кулында», – дип әйтергә яратабыз, ә муеныбызга талисман тагып куябыз, «бәхет өчен» өебездә таштан яки агачтан ясалган берәр пот торырга мөмкин.

Әгәр без, чыннан да, Раббыбызга иман китерсәк, Аның Коръәненә күз салырга тиешбез, ә анда Галәмнәрнең Хуҗасы болай дигән: «Әйт: «Әгәр Аллаһ миңа бер зарар ирештерергә теләсә, сезнең Аллаһтан башка гыйбадәт кыла торган сыннарыгыз, шул зарарны миннән җибәрә алырлармы, яки Аллаһ миңа рәхмәт итәргә теләсә, ул рәхмәтне миңа җибәрмичә, тотып калырга сыннарыгызның көче җитәрме?» Әйт:"Миңа һәр эштә ярдәм бирергә, вә мине сакларга, Аллаһ җитәдер, хак тәвәккәл итүчеләр, әлбәттә, Аллаһка тәвәккәл итәрләр".
📚(«Зүмәр» сүрәсе, 38нче аять). Әлеге аятендә Аллаһ безне, тәнкыйть белән, кисәтә: ышанган сыннарыгыз сезне зыяннан саклый аламы, ди!
Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم сөннәтенә күз төшерсәк, аның да мондый гамәлләрне хуп күрмәгәнен аңларбыз.

«Дөреслектә, пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم беләгендә бронзадан ясалган беләзек кигән бер кешене күргәч, аңардан: «Бу нәрсә?» дип сорый, ул кеше пәйгамбәребезгә: «Моны җилкәдәге авыруымнан кидем», – дип әйтә Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم аңа: «Дөреслектә, ул синең җилкә чиреңне арттыра гына, сал аны», – дип, салырга әмер итә. Соңыннан исә: «Әгәр дә, син ул беләзекне кигән халәтеңдә үлеп китсәң, мәңге котыла алмассың», – дип өстәп кисәтә»
📚 (Мүснәд Имам Әхмәд риваятеннән).

Икенче хәдисендә исә пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم  талисманнар тагып, шуңа тәвәккәл кылып, шуннан өмет иткән кешеләргә каршы дога да кылган: «Кем күкрәгенә тылсым (талисман) такса, теләгән нәрсәсенә ирешмәсен, кем әкәм-төкәмнең кабырчыгын такса, ул кешегә тынычлык булмаячак»
📚(Ибн Хиббән риваятеннән).





Показано 20 последних публикаций.