📣
Кадер кичеПәйгамбәребез ﷺ әйткән:
“Кем дә кем Кадер кичендә Аллаһка иман һәм өмет белән шушы төнне намазда (гыйбадәттә) үткәрсә, Аллаһ Тәгалә шул кешенең моңа кадәр булган гөнаһларын кичерер”.✔️(Бохари- Мөслим)
Рамазан аеның соңгы 10 көнендә Кадер кичәсен (Ләйләтүл кадр) эзләргә тырышырга кирәк. Ничек эзләргә? Әлбәттә, шушы төннәрне гыйбадәттә үткәреп. Кадер киче-төне башка төннәргә караганда мең тапкыр фазыйләтлерәк. Шушы төндә кылган гыйбадәтләр мең айга караганда да өстенрәк. Чөнки Рамазан аеның бу төнендә Коръән иңде. Шушы төндә Аллаһ Тәгалә әмере белән Аның рәхмәтен иңдерү өчен фәрештәләр төшә. “Кадер” сүрәсендә Аллаһ Тәгалә бу фазыйләтләрне санап чыкты.
Шушы кичне без Аллаһ Тәгаләдән гафу сорап, гыйбадәттә үткәрергә тиеш. Ахшамнан башлап иртәнге намазга кадәр Кадер кичәсе дәвам итә. Шушы кыска гына вакыт төн дип санала. Бу кичтә иң хәерле эшләр: күбрәк Коръән уку, намазлар уку, зекер әйтү, дога кылу. Бигрәк тә Аллаһ Тәгаләдән гафу сорау догасын укырга кирәк.
“Аллаһүммә иннәкә гафүүән тухиббүл гәфвә фәгфү гәнни”.✔️(Нәсәи һәм Тирмизи риваятьләре)
Пәйгамбәребез ﷺ Кадер кичәсен Рамазан аеның соңгы 10 киченең так санлы көннәрдән эзләргә кушкан. (Бохари, Мөслим риваятьләре) 21, 23, 25, 27нче төннәрдә бу доганы күбрәк укыйк, гыйбәдәтләребезне арттырыйк. Шундый форсатны, фазыйләтләрне кулдан ычкындырмыйк. Аллаһ Тәгалә биргән бүләкне алып калыйк.
Аллаһ Тәгалә:
“Ел буена бер кичә бар, шуны эзләгез, Мин сезне шул кичтә гафу итәрмен”, – дисә, адәм баласының ул кадәр гыйбадәт кылырга көче җитмәс, зәгыйфьләнер иде. Ул Рамазан аеның соңгы 10 көненең так саннарында шундый төн бар дип, билгеләрен әйткән.
Шуны табыгыз, гыйбәдәттә булыгыз, дип әмер итә. Ычкындырмыйк бу форсатны! Итагатьтә, изгелектә, дога-истигъфарда үткәрик бу кичләрне. Әгәр гыйбадәтләребез Кадер кичәсенә туры килсә, гыйбадәттә үткәрелгән рәвештә гамәлләребез язылса, күпме әҗер-савап алачакбыз!
🤲
Аллаһ Сөбехәнә Тәгалә Кадер кичәсен гыйбадәттә, Аның әмерләрен үтәп, шушы кичләрне Үзенең ризалыгында, Аның шәригатенә муафыйкъ булып, Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи үә сәлләм сөннәтенә туры китереп үткәрергә насыйп итсен.✏️
Раил Фәйзрахманов📍
Язылырга 👉
https://t.me/tatislam