Forward from: Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ
💯 Яшьлегеңне кулланып кал!
Гомернең картлык чорында шатлык китерә торган бик күп изге, хәерле һәм яхшы гамәлләр кылыр өчен иң яхшы вакыты – яшьлек ул.Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم әйтеп калдырды: «Иң беренче, картлык килгәнче, яшьлек чорыңның кадерен бел»
✔️ (Мүстәдрәк әл-Хәким риваяте, 7846).
Кардәшләрем, рәсүлебез ни өчен кисәткән безне? Чөнки бик яхшы беләбез: көчебез, энергиябез ташып торган иң куәтле вакытыбыз – ул яшьлек чоры. Көненә бертуктамый 8-9 сәгать эшләсәң дә, сиңа каяндыр тагын көч килә, эшлисең, укыйсың килеп тора. Ә менә олыгая башлагач, ике сәгать хезмәт куйганнан соң инде көч бетә, селкенәсе килми, ялкаулана башлыйсың, хәрәкәтләнәсе, хәтта йөрисе дә килми.
Пәйгамбәребезнең صلى الله عليه وسلم бер хәдисендә риваять кылына: «Кем яшьлек чорын Аллаһ өчен саклый (ягьни Аллаһ кушканча яшьлеген изгелекләр кылып, намазлар укып, уразалар тотып, хәләлне харамнан аерып итагатьле итеп үткәрсә), картлык көнендә Аллаһ аны саклаячак».
Галимнәргә бервакыт шундый сорау бирәләр: «Ни өчен соң кайбер кешеләр намазны туксан яшендә дә басып укый ала? Ә кайберәүләр бары алтмыш яшьтә генә булса да, көч-хәл белән генә урындыкка утырып кына укый?». Алар әлеге хәдискә нигезләнеп, болай дип җавап бирделәр: «Әгәр дә сез картлык көнендә дә буыннарыгыз язылган булуын, намазларыгызны үз аякларыгыз белән басып, үз кулларыгыз белән рөкүгкә, сәҗдәгә китеп, урындыксыз укыйсыгыз килсә, яшь вакытыгыздан ук үзегезне Аллаһыга багышлагыз. Ягьни кечкенәдән намаз укып үссәгез, картлык көнендә дә Аллаһы тәгалә сезне саклар, һәм, шул рәвешле, басып укый алачаксыз».
Чыннан да, кардәшләрем, безнең авылда да шундый өч бабай бар: берсенә – 92, икенчесенә – 91, өченчесенә 88 яшь тулды. Әлеге бабайлар яшьлекләре хакында болай дип сөйлиләр: «Коммунизм чәчәк аткан чорда үссәк тә, беркайчан да намазны калдырмадык. Безне әби-бабайларыбыз динле итеп тәрбияләде. Беркайчан хәмерне авызга якын китермәдек. Эшнең нинди генә кызу чагы булмасын, машинадан төшеп, кырда, басуда җәймә яки курткаларны җәеп, намазны үз вакытында укыдык. Картлык көнебездә мәчеткә йөрүебезне дә шуннан күрәбез».
Ни кызганыч, яшь вакытында тәҗрибә, акыл, гыйлем җитмәү сәбәпле, кеше күп кенә гөнаһлар кыла. Һәм ул гөнаһлары нык үкенечкә китерә. Кеше бит гел уйлана, фикерли, тормышына анализ ясый. Яшь вакытта кемнедер рәнҗеткән, кемнедер алдалаган, кемгәдер суккан... Һәм гомер буена шул кылган гамәлләре өчен үкенеп яши. Шуңа да олы яшьтәге тәҗрибәле, гыйлемле кешеләр безгә үрнәк булып, уңай мисаллар күрсәтеп торсыннар иде.
Без дә балаларыбызга: «Аллаһы тәгалә сезгә яшьлек чорын бирде, тырышып гыйлем алыгыз. Аллаһы тәгалә, әлхәмдүлиллаһ, ике аяк, ике күз, ике кул бирде, ишетә торган колакларыгыз бар. Әлхәмдүлиллаһ, өстәлегез тулы ризык, җылы йортыгыз бар, шуңа шөкер итеп, Аллаһы тәгаләгә итагать итегез. Менә шул булыр синең Аллаһы тәгалә карата зур рәхмәтең», – дип, үгетләп, яшьлек чорын дөрес файдалансыннар өчен юл күрсәтеп, аңлатып торырга бурычлыбыз.
Күп очракта, яшь вакытта үрнәк күрсәтүче, файдалы киңәшләр бирүче булмау сәбәпле, кайтарып булмый торган алтын чорны югалталар, бушка үткәреп, әрәм итәләр. Аннары инде, 40-50 яшьтә үкенә башлый кешеләр: «Их, яшь вакытта эшлисе калган икән, көч ташып торган чакта кыласы калган икән бу гамәлләрне», – дип уфтаналар. Мәдрәсәләрдә хәзер 50 яшьлек әби-бабайларны укытабыз. «Их, яшь вакытта Коръән укырга өйрәнәсе калган икән, аять-сүрәләрне хәтер яхшы чакта ятлыйсы булган икән шул, хәзер инде буыннар да язылмый, намаз укырга да авыр», – диләр алар еш кына.