📔 «Аллаһның күркәм исемнәрен аңлау»
✏️Хөрмәтле күренекле шейх Габдур-Раззәк ибне Гәбдул-Мүхсин Әл-бәдр
.
📚 Әбу һурайра тапшыра: “Аллаһ
илчесе әйтте: “Аллаһның йөздән кала туксан-тугыз исеме бар, кем аларны чутласа
җәннәткә керде”. Бухарий 2736; Мөслим 2677. Икенче риваяттә: “Кем исемнәрне
ятласа”.
Гәлләмә Ибн Әл-кайим “Әл-бәдәигь”
китабында әйтә: ““Кем аларны чутласа”- дигән сүз астына түбәндәге эшләр керә: 1. Санап
чыкса. 2. Исемнең мәгънәсен белсә һәм ул исем нинди мәгънәләрә күрсәткәнен аңласа.
3. Исемнәр белән Аллаһка дога кылса. Аллаһ әйтә: (وَلِلَّهِ الْأَسْمَاءُ الْحُسْنَى فَادْعُوهُ بِهَا) “Аллаһның күркәм исемнәре бар, шул исемнәр белән Аңа мөрәҗәгать
итегез!”. Аллаһка дога кылу ике дәрәҗәдән: 1. Хәҗәтләреңә туры китереп Аллаһ исемнәр белән Аңа мөрәҗәгать итү. 2. Аллаһ исемнәре белән
Аңа гыйбадәт кылу.”
Әлбәттә бу эшләр эшләнелә
йөрәгеңнән ышанган хәлдә, Аллаһ исемнәренә һәм исемнәре нәрсәгә йөкләткәненә
ышанган хәлдә.
Шушы максат белән ошбу
китапны укырга булдык. Аллаһ Тәгаләдән тәүфикъ сорыйбыз.
🌴 "وَقُلْ رَبِّ زِدْنِي عِلْمًا"
🌺 "Әйт: Йә Раббым, миңа гыйлем өстә"
🤲 Аллаһтан ярдәм, бәрәкәт сорап шушы китапка керик.