Нәтиҗә ясап, шуны әйтә алабыз: Раббыбыз нәрсә генә әмер итмәсен, Ул аны кешеләргә авыр булсын дип түгел, ә нәфесләрен тәрбияләп, үзләрендә кешелеклелек сыйфатларын булдырып, күңелләрендә тынычлык табып яшәсеннәр өчен боерган. Һәм шул үтәргә кушкан гыйбадәтләрендә дә җиңеллекләр булдырган, моны безгә дөрес аңларга кирәк.
Аннары, гыйлем булмау сәбәпле, без динне авыр дип күрәбез, ә динебез турында күбрәк укыган, белгән саен, аның кешеләргә ни дәрәҗәдә кирәк булуын аңлый башлыйбыз. Ансыз берничек тә тормышбызны тәртипкә салып булмаганны күрәбез. Намаз уку вакытны тәртипкә салырга, дисциплинага өйрәтә; ураза тоту ихтыяр көчен чыныктыра; зәкәт һәм садака бирү саранлык һәм комсызлыктан арындырып юмартлыкка һәм ярдәмчеллек сыйфаты булдырырга ярдәм итә.
Динебез безне төрле хорафатларга, талисманнарга, потларга ышанмыйча, бар нәрсә дә Аллаһтан тора дип өйрәтеп, күңелебезгә тынычлык иңдерә. Аллаһ бар нәрсәне дә күреп, ишетеп тора дип, кешене караклыктан, төрле алдаулардан саклап кала.
Кеше күрмәсә дә, Аллаһ күрә дип өйрәтеп, начар юлга басудан һәм Аның газабыннан саклый...
Саный китсәң, динебезнең уңай яклары санап бетергесез, аңлаганнар аңлый, әлбәттә. Ә кемнең күңелен Аллаһ тәгалә ачмаган, күпме генә дәлил китерсәң дә, ул барыбер карышачак.
Шуңа да Раббыбыз Коръәндә әйтте:
«Аллаһ тәгалә, бер кешене һидаятькә (дингә, туры юлга) кертергә теләсә, ислам дине өчен аның күкрәген ачар, янә Аллаһ, бер кешене хак диннән адаштырырга теләсә, ул кешенең күкрәген тар кылып (күңелен хактан шикләнүче кылыр, шуннан соң бу кеше, күкрәге тар булу сәбәпле, Аллаһ хөкемнәрен яратмыйча), гүя күккә чыгардай булыр. Шулай итеп, Аллаһ иманга килмәүчеләрне газапка дучар итә (Коръән аятьләренә ышанмаган яки ышанып та аның белән гамәл кылмаган кешеләрнең күңелләренә көферлек, мөшриклек яки монафикълык нәҗесен салыр)»📌 («Әнгам» сүрәсе, 125нче аять).
✏️ Раил Файзрахманов
📍 Язылырга 👉
https://t.me/tatislam