Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ dan repost
💯 Тынгысыз күңел...
Бәхет эзләмәгән адәм баласы юктыр. Бу турыда сөйләшүләр дөнья барлыкка килгәннән бирле барадыр инде. Галимнәр, фәлсәфәчеләр, дин әһелләре бу турыда гел сөйләгәннәр, язганнар.
Бәхет төшенчәсен дә һәр кеше үзенчә аңлата. Кемдер акчада дип уйлый бәхетне. Ә инде күп мал туплагач, бәхетне сатып алып булмый икән дигән нәтиҗәгә килә. Икенчесе – балаларда, өченчесе – сәләмәтлектә, дүртенчесе яраткан кешең булуда дип белә бәхетне... Бу исемлекне, менә шул рәвешле, әллә никадәр дәвам итеп булыр иде.
Әмма бер нәрсәне инкарь итеп булмый: акчаң күп булуына карамастан, корычтай сәламәт булсаң да, балаларың булып та, күңелдә тынычлык юк икән, бу санап киткән нәрсәләрдән бәхет-сәгадәт табып булмый шул. Шунысы кызык: очын-очка ялгап яшәгән бер бәндәнең (син аны бәхетсез дип санарга мөмкинсең) күңелендә шундый тынычлык-иминлек урнашкан, хәтта миллионерлар аннан көнләшә. Авырып урын өстендә ятучы кеше дә «күңелемдә шундый тынычлык, рәхәтлек минем» дип, күпләрне көнләштерергә мөмкин.
Бервакыт никах мәҗлесендә күңел тынычлыгы турында вәгазь сөйләдем, тәнәфес вакытында бер кеше килеп, үзенең фикерләре белән уртаклаша башлады: «Менә минем яраткан эшем бар, йорт төзеп чыктык, яхшы машинада йөрим, гаилә, балалар бар, әмма күңелдә – үзем дә аңламаган ниндидер бер тынгысызлык. Бу тормышта кешеләр хыялланган һәм омтылган бар кирәк-ярак бар, ә күңелдә – бушлык, нәрсәдер җитми кебек иде. Һәм беләсезме нишләгәч кенә тулы бәхетле кешегә әйләндем, күңелгә рәхәтлек килде минем? Аллаһны танып, бар нәрсә дә Аннан икәнен аңлап, Аңа шөкер итеп, намазга басып, Коръән укырга өйрәнгәч кенә. Раббымны зикер итеп кенә бәхет килде, күңелем тынычлык тапты».
Мондый мисалларны бик күп китереп була. Бүгенге көндә мул тормышта яшибез, Аллаһка шөкер, бар да бар, әмма елдан-ел йөрәгебездә тынгысызлык арта бара. Чөнки Аллаһка күңелебездә урын юк, йөрәгебез Аның белән бәйле түгел. «Бисмиллаһ»сыз ашарга утырабыз, ашап бетергәч «әлхәмдүЛлилаһ»сез торып китәбез. Биргән барлык нигъмәтләре өчен Раббыма шөкеремне ничек белдерергә икән дип сорау биреп караганыгыз бармы үзегезгә?
Бар нәрсәне биреп торган Аллаһны истән чыгаргач, каян килсен ул тынычлык?!
Өстебезгә кияргә – кием, тәнебезгә ризык кирәк булган кебек, җаныбызга, күңелебезгә дә ризык кирәк түгелме? Әйе, гел Аллаһыны истә тотып, Аны зикер итеп кенә күңел тынычлык таба.
Раббыбыз Коръәндә дә әйтә бит: «Кемнәр иман китергәннәр, аларның калебләре (күңелләре) Аллаһыны зикер итеп тынычлана, Аллаһыны зикер итеп калебләр (күңелләр) тынычланмыймени?»
📚 («Рәгыд» сүрәсе, 28нче аять).
Өйдән чыкканда һәм кайтып кергәндә, машинага утырып сәфәргә кузгалгач, йоклар алдыннан һәм, гомумән, һәрвакыт Аллаһыны истә тотсак, Аны зикер итсәк, Аны мактасак, Аның Үзеннән генә ярдәм сорасак, йөрәгебез белән Аңа тәвәккәлләсәк, Аннан гына өмет итсәк, калебләребезгә, һичшиксез, тынычлык иңәр.
«Өйдә тынычлык бетте, нишлик икән», дип сорау белән мөрәҗәгать итәләр. Әгәр дә өй ишеген ачкач, хатының да, үзең дә, балаларың да, «бисмилләһ» – Аллаһ исеме белән дип, Аллаһны зикер итеп кермәсәгез, анда сезне узып, шайтан керәчәк, ә ул кергән өйдә бәхет, тынычлык ничек булырга мөмкин?!
Бу сүзләргә дәлил – Пәйгамбәребезнең صلى الله عليه وسلم хәдисе: «Әгәр кеше өенә кергәндә һәм ашаганда Аллаһ тәгаләне зикер итсә (ягъни, «бисмилләһ» дип әйтсә), шайтан үзенең иярченнәренә: «Сезгә монда торырга урын да, ашарга ризык та юк», – дип әйтер. Әгәр ул кеше өенә кергәндә Аллаһы тәгаләне зикер итмичә керсә, шайтан үзенең иярченнәренә: «Сез торырга урын таптыгыз», – дип әйтер. Әгәр ул ашаганда да Аллаһы тәгаләне зикер итмәсә, шыйтан үзенең иярченнәренә: «Сез торырга урын да, ашарга ризык та таптыгыз», – дияр.
📚 (Мөслим риваяте 2018)
Өйдә тынычлык булсын өчен, анда һәрдаим Аллаһыны зикер итү булырга тиеш. Аллаһыны иң хәерле зикер итү – Коръән уку. Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم бер хәдисендә әйткән: «Өйләрегезне каберләргә әйләндермәгез, дөреслектә, шайтан «Бәкара» сүрәсе укыган йорттан кача»
📚 (Мөслим риваяте 780).