❓
Булганына канәгатьме?Ризыгыбызның кимүенә һәм булган малыбызның һичбер нәрсәгә җитмәвенә, акчабызның бәрәкәтсезлегенә сәбәп – бүгенге көннең төп бәласе булган зарлану. Безнең арада бик сирәкләр генә тормышта бар булганына канәгать була белә, ә калганнарга һаман нидер җитми.Шундый рәхәттә яшибез, бар да бар, ә без зарланыбыз, янәсе тегесе ошамый, монысы кирәк. Әйтерсең лә җәннәттә, дөньяның бар ягы да килеп бетәргә тиеш кебек тоела безгә. Әмма шуны белегез, кардәшләрем: бу дөньяда һичничек тә бар нәрсә дә бөтен яктан да без теләгәнчә камил рәвештә була алмый, шуны аңларга кирәк безгә.
Без күп вакыт үз дәүләтебезне башка илләр белән чагыштырырга яратабыз, нишләп менә анда яхшы яшиләр, ник бездә алай түгел, дибез. Халык телендә шундый сүз бар бит: күрше тавыгы һәрчак күркә булып күренә. Тик безгә яхшы якларын гына сөйләп, күп очракта начар якларын яшерәләр, ә без шуңа алданабыз, шөкранасыз була башлыйбыз. Биредә, дәлил буларак, бер хәдисне китереп китү урынлы булыр.
Пәйгамбәребез ﷺ
«Аллаһ колларын (кешеләрне) биргәннәре белән сынап карый, шуңа күрә, кем Аллаһның биргәненнән канәгать булса, Аллаһ аңа бәрәкәтен бирәчәк һәм аны (ризыгын) киңәйтәчәк (тагын да арттыра), ә кем инде канәгать, риза булмый аңа бәрәкәтен бирми», – дигән.📌 (Мүснәд Имам Әхмәд риваяте 20279)
Карагыз, уйландыра торган хәдис. Без күп зарланган саен, малыбыздан бәрәкәт китә икән ләбаса! Шөкер итеп, бар булганына канәгать булып яшәсәң, әз керемең дә күп нәрсәгә җитә, чөнки Аллаһы артык чыгымнардан саклый.
Аллаһы бит Коръәндә рәхмәтле һәм шөкер итүчеләрдән булырга чакыра:
«Сез Аллаһ сезгә ризык итеп биргән хәләл һәм пакь булган нәрсәләрне ашагыз. Сез Аллаһның нигъмәтләренә шөкер итегез – әгәр Аңа гына гыйбадәт кыла торган булсагыз» 📌 (Нәхел »сүрәсе 114нче аять).
Димәк, шөкер итү ризыгыбызны арттыруга һәм булган нигъмәтләрне саклап калуда ярдәм итә:Менә Раббыгыз:
«Әгәр нигъмәтләремә шөкер итсәгез, Мин, һичшиксез, сезгә арттырып бирермен, ә инде нигъмәтемне инкяр итеп, көферлек кылсагыз, дөреслектә, Минем газабым бик каты», – дип белдерде.📌(«Ибраһим» сүрәсе 7нче аять.)
Әйдәгез, сынап карыйк, әгәр дә зарланмыйча, булган ризыгыбыздан, торган йортыбыздан, йөргән машинабыздан риза булып, барына шөкер итеп, «ӘлхәмдүЛлиләһ» Аллаһка шөкер, дип яши башлыйк әле – нәтиҗәсен тиз арада сизә башларбыз.
Булганыннан риза, канәгатъ булырга ярдәм итә торган бер хәдисне һәрчак истә тотыйк:
"Үзегездән югары булганнарга түгел, ә түбән булганнарга карагыз. Бу сезгә Аллаһ биргән нигъмәтләрне ким итеп күрмәскә ярдәм итәр".📌 (Мөслим риваяте)
Күрше яңа «Мерседес» алып кайтып куя, ә без «Гранта»бызга карап, үзебезне мескендәй хис итәбез, кәеф кырыла, кара кайгыларга батабыз. Шулчакта югарыдагы хәдисне искә төшерик. Анда ни диелгән? Синең, «Гранта» булса да, машинаң бар әле, «Гранта»сы булмыйча, шуңа кызыгып җәяү йөрүчеләр дә җитәрлек бит. Без машина дип янган-көйгән арада, инвалид арбасында утыручылар җәяү йөрүчеләргә кызыга. Ник шундыйларны күреп гыйбрәт алырга ашыкмыйбыз соң, кардәшләрем?
Байларның тормышларын күзәтеп, аларга кызыгып яшәмик, бездән авыррак хәлдә булучылардан гыйбрәт алыйк.Шөкер итеп, Аллаһка рәхмәтле булуыбызның өч нигезе бар:
1️⃣ Күңелдән, йөрәктән барча нигъмәтләр дә Аллаһтан икәнен тану.
2️⃣ Телебез белән Аллаһка мактау сүзләрен әйтү (әлхмәдүЛлиләһ Аллаһка барча мактаулар, Аллаһка шөкер), сөйләшкәндә дә, даими рәвештә, барча нигъмәтләр дә Аллаһыдан булын әйтеп, искә төшереп тору.
3️⃣ Аллаһ биргән нигъмәтләрне, Ул риза булган хәләл юлларда гына сарыф итү.
Шушы өч пунктны үтәп, бар нигъмәт тә Аллаһтан дип күңелебез белән танып һәм һәрвакытта да Аллаһны мактау сүзләре әйтеп яшәсәк, ә иң мөһиме, әлеге сүзләр тормышыбызда, гамәлләребездә чагылыш тапса (хәләл ризык алу, садака бирү, харам гөнаһлы гамәлләргә малыбызны сарыф итүдән тыелу), без хакыйкый шөкер итүчеләрдән булырбыз. Ризыгыбыз да артыр, бәрәкәтле булыр, Аллаһ теләсә.
✏️
Раил ФәйзрахмановЯзылырга 👉
https://t.me/tatislam