📚 Иң хәерле һөнәр...
“Тормышта иң хәерле һөнәр кайсы?”-дигәндә, күз алдына укытучы килеп баса. Сүз дә юк, җәмгыятькә файдалы булган башка бик күп һөнәрләр бар. Әмма махсус белем алып, шул һөнәрне үзләштергәнче, кеше башта укытучы ярдәмендә хәреф танырга, укырга-язарга, әйләнә-тирә дөньяны белергә, яхшыны яманнан аерырга өйрәнә.
Динебездәдә яхшылыкка өйрәтүче кеше әҗер-савапка лаек диелә. Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم бер хәдисендә: «Изгелеккә(яхшылыкка) өндәүче кеше изгелек (яхшылык) кылган кеше кебек үк әҗер алачак»,– дигән.
📌(Мөслим риваяте, 4899)
Әйе, әлбәттә, әҗерле булыр өчен, башта иманлы булырга кирәк. Аллаһның барлыгына, берлегенә, әҗер-савап төшенчәсенә ышанырга һәм ихлас булырга. Ихласлык булганда һәм син өйрәткәннәрне шәкертең үз тормышында кулланса гына, сиңа да әҗере барачак.
Мисал өчен: кемнедер хәреф танырга, укырга өйрәтсәң, шул кеше укыган саен, әҗере сиңа да барачак. Әмма бер шартның үтәлүе әһәмиятле: гамәл ихлас күңелдән башкарылырга тиеш,«Раббым, шушы эшемә әҗерен бирсәң иде, миннән дә җәмгыятькә файда тисен иде», -дип дога кылып, ниятләп эшләү зарур.
Берәр һөнәргә,әйтик, кыз баланы тегәргә яки чигәргә өйрәтәсең икән, ул шуның белән шөгыльләнеп, кәсеп итә башласа,әҗере сиңа да барачак, чөнки аңа яхшылык китерә торган шушы һөнәрне өйрәтүгә син сәбәпче булдың. Ризаэддин Фәхреддин дә әйткән: «Укытучы – кешеләргә гыйлем өйрәтүче, аерым алганда, ахирәт бәхетенә сәбәп булган иманны, инануны аңлатып белдерүче булганлыктан, дөнья йөзендә файдалы кешедер».
Әмма,ни кызганыч, җәмгыятебездә укытучының дәрәҗәсетөшкәннән-төшә бара.Хезмәт хакы да аз, ихтирам да юк. Моннан берничә дистә ел элек хәтта әти-әниләребез дә укытучы ападан куркып тора иде, аның сүзе һичшиксез үтәлергә тиеш иде. Бүген исә укытучының хокукы һич калмады: хәтта «2»ле дә куярга ярамый, әти-әни укытучыны түбәнсетеп, аңа пычрак атып орышырга керешә. Баланы ачуланган өчен дә бичара укытучыга «эләгә» әти-әнидән.
Ә балаларыбыз безнең шушы тискәре гамәлләребезне күңеленә сеңдерә бара, нәкъ әти-әнисен кабатлый, укытучыны төрлечә мыскыл итә, куркыта. Укытучының сүз әйтү түгел, балага бер кырыс караш ташларга да хакы юк хәзер. Әбием сөйли иде: «Без укытучының өенә таба борылып карарга да ояла идек, каршыга килүен күрсәк, аннан куркыпта, оялыпта ,икенче урамга кача идек, әни орышкандада укытучыңа әйтермен, дип кенә куркыта иде...» Әлеге сүзләре белән ул укытучының, мөгәллимнең җәмгыятьтә ихтирамга лаеклы кешеләр икәнлеген искәртеп торды.
Бәлки, шуңадыр да ул вакыттта балалар һәм, гомумән,кешеләрдә кешелеклерәк, әдәплерәк, миһербанлырак булганнар. Хәзер хәл бөтенләй башка. Таныш укытучы сөйли:«Бер укучының электрон сигарет кулланганын күрдем дәтартып алдым, каты гына ачуландым. Тик бераздан мине аптырашта калдырган бер хәл булды: әлеге укучының әнисе килеп җитте һәм: «Ник тартып алдың, мин аны үзем сатып алып бирдем бит!»- дип, мине ачулана, шелтәли үк башлады. Бу хәлдән мин телсез үк калдым».
Әйе, җәмәгать, нык бозылдык, әхлакый нормалар да үзгәрде, тәрбияви яктан дөньякүләм деградация бара һәм, кызганыч, мәктәпкә дә килеп җитте ул үзгәрешләр. Нишләргә? Без -әти-әниләр, әби-бабайлар -балаларыбыз каршында укытучы һәм мөгәллимнәрнең дәрәҗәсен, абруен күтәрергә тиешбез. Ә аны ничек эшләргә? Үзебенең тәкәбберлегебезне җиңеп, балабызга белем бирүче укытучыга ихтирамлы мөнәсәбәттә булырга өйрәник.
Ә аннан соң инде үз балаларыбыздан да шуны таләп итә алырбыз. Укытучылар үзләре дә, белем бирә торган барлык укучыларын да тигез күреп, һәр балага шәхес итеп карап, аларны яхшылыкка гына өйрәтергә тиеш. Баланы, психикасына начар тәэсир итә торган интернетка, төрле социаль челтәрләргә бәйлелектән арындырып, җәмгыятькә файда китерүче шәхес итеп тәрбияләү – бүгенге көннең иң авыр мәсьәләсе. Анысын инде дәүләт югарылыгында хәл итү зарур.