⁉️ Дөрес эшлибезме икән?
Соңгы вакытта әти-әниләр балаларын артык кызгана, иркәли башладылар. Әти кеше арып эштән кайта да, ашап алганнан соң кар көрәргә чыгып китә. Ә буйга җиткән улы өйдә телефонда уйнап утырып кала. «Нишләп улыңа дәшмәдең» дисәң: «Әй, арыгандыр, ял итсен, үзем генә дә эшли алам бит инде», – дип аклана башлый.
Әйе, үземдә дә булгалый андый вакытлар, балалар хәленнән килә торган җиңел генә эшне дә, аларны кызганып, үзем эшләп куям. Ә менә аларны эшкә җигүдән куркуыбыз, кызганып, аларга артык җаваплылык йөкләмәвебез сәбәпле, балаларыбызны ялкау, куркак кеше итеп үстермибезме икән?
Бала берәр проблемага юлыкса, тизрәк ярдәмгә ашыгабыз. Моны үзе ничек хәл итәр икән, ерып чыга алырмы, дип, бераз түземлелек күрсәтмичә, балабызны кызганып, тизрәк ярдәм итәргә йөгерәбез. Берәр яңа әйбер сораса, шунда ук алып бирергә тырышабыз. «Ул әйбер сиңа нигә? Бәлки, ансыз да әле яшәп тора аласыңдыр?» – дигән сорауларны биреп, баланы уйланырга этәрергә кирәк.
Ләкин без балага фикер йөртергә мөмкинлек тә бирмичә, кибеткә юнәләбез, акча булмаса, әҗәткә керәбез, кредит рәсмиләштерәбез һәм 5нче класс баласына 70 меңгә телефон алып бирәбез. Ә бу гамәлебез белән сабырсыз, үз максатына ирешә алмаучы шәхес тәрбияләвебезне беләбезме?
«Ярар, алырбыз, әмма башта менә шушы 10 китапны укып чык әле, яки шушы чирекне «5»ле, «4»леләргә тәмамласаң, я биш яңа сүрә яки дога ятласаң, алып биреребез» дип әйтсәк, бераз түземлелеккә һәм максатка ирешергә өйрәтмәбезме икән угыл-кызларыбызны?
Бер танышым сөйли: «Без ике малай үстек, әти кечкенәдән гел эш белән тәрбияләде, мәктәптән кайтуга әти көтеп тора, эшләр язылган була иде. Ә эш булмаганда, бакчада бер чокыр казытып, икенчесен күмәргә куша иде. Әлбәттә, безнең ачу чыга иде инде. Ә хәзер көлеп кенә искә алабыз, әти безне эштән курыкмаучы, нинди генә каршылык чыкса да, тәвәкәллек белән тотынып эшләп чыгарлык көчле ихтыярлы итеп тәрбияләгән икән. Әтинең бу алымы безгә тормышта бик ярдәм итте».
Элегрәк, институт тәмамларга бер-ике ел калгач, эш табу, гаилә кору турында уйлана башлый иде яшьләр. Бүген исә әти-әни эшкә урнаштырса, эшле булалар. Ә менә гаилә кору турында, хәтта 30 яшьтә дә уйларга теләмиләр, җаваплылыктан куркалар, «гаилә тормышы авыр бит ул», дип акланалар.
Ә безне ничек үстерделәр? Кырыслык та булды, урыны белән таләпчәнлек тә, хәтта «каеш» алымын да кулландылар безгә карата әтиләр. Файдасы да булды бит, инде 20 яшькә тулы шәхес булып җитлектек, тормышта үзебезгә максатлар куеп яши башладык.
Ә хәзер 30 яшьтә дә нәрсә эшләргә икән дип йөрүчеләр күбәйде, максаты да юк, берәр эше барып чыкмаса, тизрәк депрессиягә бирелә. Шул проблемасын берәрсе хәл итмәсме дип, башкалардан ярдәм көтә, ә андыйлар табылмаса, бөтен дөньясына үпкә белдерә.
Әнә шулай баштан сыйпап, көйләп үстергәнгә күрә, учларыңа алуга җебергә торган кар бөртегедәй булмыймы икән ул балалар? Сезнең фикер ничек?
✏️ Раил Фәйзрахманов
Язылырга 👉 https://t.me/tatislam