Репост из: Сөләйман Солтан Кормаши
ЯҢА ЯЗМА
«ЧАТЛЫ БАГАНА. Ырым-шырым хорафатлар»
Исеменнән үк аңлашылганча, бу хезмәт татар халкының гына түгел, ә бар кешелек дөньясының «дине» булып саналган төрледән төрле ырым-шырым, хорафатларны аңлатып китүгә багышланган.
Шәйтанның шушы капканы Адәм баласы өчен шулкадәр итеп бизәлгән, хәтта ул аларның кан-җелекләренә каты итеп береккән, әйтерсеңлә, йөрәкләренә ана сөте белән кереп урнашкан.
Шул сәбәпле кеше дигән зат буш хыяллар, өметләр белән яши, яисә йөрәген курку-сагышка сала, борчыла. Ә бит югыйсә бу хорафат, ырымнар синең язмышыңа берничек тә тәэсир итә алмыйлар! Башкаеңны кайгыларга салып, матур булырга тиеш тормышыңны кайгы-хәсрәтләргә, авыруларга салма әле!
Бу китап менә шушы асылларны аңлатып бирергә, йөрәгеңне иң зур гөнаһ булган ширектән чистартырга ярдәм итәр, халкыбызның Ислам диненең нинди гади, пакь, күркәм, йөрәкләрдә өмет-мәхәббәтне арттыра торган гүзәл дин икәнлеген аңлатып бирүче хезмәт булыр дип ышанып калабыз!