📍 Беребездә фәрештә түгел
Пәйгамбәребезнең صلى الله عليه وسلم мондый хәдисе бар:
“Һәрбер адәм баласы хаталы, шулар арасыннан иң хәерлесе – тәүбә кылучысыдыр”.
📚(Тирмизи риваяте, сахих хәдис).
Кардәшләрем, чыннан да, кеше – зәгыйфь зат, без хаталанабыз, онытылабыз, шул сәбәпле төрле гөнаһлар кылуга дучар булабыз. Аллаһ Раббыбыз да безнең зәгыйфьлегебез хакында белә, Коръәннең бер аятендә шул хакта әйтә:
“Кеше зәгыйфь итеп яратылды”.
📚(ән-Ниса сүрәсе, 28 аять).
Әйе, хаталанмыйча һәм гөнаһ кылмыйча торган бер генә адәм баласы да юк. Барыбызда хаталы. Чөнки кешенең табигате шундый, Аллаһ аны шундый итеп яралткан, ул хаталана, ягъни гөнаһлы гамәлләр кыла.
Әмма Аллаһ Тагәлә – Рәхимле Зат, Ул безгә тәүбә ишекләрен ачкан. Ялгыш кына берәр гөнаһ кылдык икән, Ул безгә тәүбәгә килергә мөмкинчелек бирә. Без ул хатабызны танып, ихластан үкенеп, Аллаһтан гафу сорап, ул гамәлне калдырсак, Аллаһ Раббыбыз безне кичерәчәк, гафу итәчәк һәм хәерле кешеләр төркеменнән булачакбыз, ин шәә Аллах.
Чөнки Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم әйтте: “шуларның иң хәерлесе – тәүбә кылучысыдыр”. Әйе, гөнаһ эшләгән булсак та, хатабызны аңлап, бу гамәлебездән туктасак һәм тәүбәгә килсәк, без хәерле кешеләр сыйфатыннан булачакбыз икән.
Кайчак шундый кешеләр очрый: аларны намазга өнди башлауга, яки мәчеткә гыйлем алырга, намазга өйрәнергә кил, дип чакыруга, алар сәбәп арты сәбәп табалар:
- Юк ла инде, минем бит гөнаһларым күп, минем шикелле кешеләргә мәчеткә барырга ярамый, намазлыкка басарга да оялам, монын кадәр гөнаһлар белән... – диләр алар.
Әмма, кардәшләрем, шуны белегез: бу бер аклану гына, чөнки Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم әйтте: “Һәрбер адәм баласы хаталы”, һәм хатасыз, гөнаһсыз бер генә кеше дә юктыр.
Шуңа күрә тәүбәгә килергә беркемгә дә әле һич соң түгел, тәүбә ишекләре һәркем өчен ачык. Бары тик бу ишекләрне Аллаһка чиксез ышану һәм өмет белән, бу эштә зур тырышлык күрсәтеп шакый белеп шакырга гына кирәк. Әйе, кардәшләрем, тәүбә ишекләрен шакырга ашыгыйк, әлегә бит соң түгел...
✏️ Раил Фәйзрахманов
Язылырга 👉https://t.me/tatislam