🥞*Җомга коймагы*
Әхлак дәресләре.
2️⃣2️⃣нче дәрес: Үз-үзеңне камилләштерү өстеңдә эшләүнең 5 төре.
1. Һәрдаим ниятеңне төзәтеп тор. Кеше изгелеккә тотынса, шайтан һәрвакыт аның изге ниятен үзгәртергә тырыша. Кеше күрсен, мактасын дип, яки дөнья максаты күз уңында тотып кылынган эш ихластан китми, аның бәракәте дә булмый. Суфьян әсСаури: «Ниятемне дәвалап тору – минем өчен иң авыр эш. Чөнки, ул һәрвакыт миңа каршы чыга»,– дигән.
2. Әдәп-әхлак белемнәрен өйрәнүдә тырышлык. Кеше гомер буена файдалы белемнәр алырга тиеш.
3. Әлеге әдәп-әхлак кыйммәтләрен тормышыңда гадәткә кертергә тырышу. Бу җиңел эш түгел. Шуңа күрә пәйгамбәребез чын җиһад кылучы (шул): *«Кем үзенең нәфесе белән җиһад кыла»,*– дигән.
4. Үзең белгән, өйрәнгән әдәп-әхлак кагыйдәләрен башкаларга да өйрәтергә омтылу. Пәйгамбәрбез: *«Кем бер хәерле эшне башлап җибәрүче булса, аның савабын алыр һәм аннан соң ул эшне дәвам итүчеләрнең дә савапларын алыр. Әмма, бу аларның савапларын да киметмәс»,*– дигән. Берәүгә ашар алдыннан: «бисмиллә»сен әйтергә, ашаганнан соң: «әлхәмдүлилләһ» дип шөкер кылырга өйрәтсәң, аның гомер буе әйткәннәренең савабы сиңа да язылыр.
5. Һәр изгелекне кылганда Раббыңнан ярдәм сорарга. Кем Аннан ярдәм сораса, Ул аңа ярдәм итәр. Пәйгамбәребез: *«Үзең өчен файдалы булган нәрсәләргә омтыл, Раббыңнан ярдәм сора һәм гаҗиз булма»,*– дигән (Мөслим риваяте).
ЙӘ, Раббым, безгә хәерле гамәлләр, күркәм холыклар бир. Гаҗизлектән имин кыл. 🤲