⁉️ Ничек тәүбәгә килергә?
Гөнаһлар күп кылу ризык ишекләре ябылуга бер сәбәп икән, кардәшләрем. Көннәрдән бер көнне керемебез кимеп, булган малыбыздан бәрәкәт китеп, тапканыбыз җитми башласа, туктап, гамәлләребезгә нәтиҗә ясарга кирәк.
Намазга салкын карау, вакытында укымау яки, гомумән, намаз укымау – болар инде иң зур гөнаһларга керә. Өйгә харам ризык алып кайту; Рамазан аенда ураза тотасы урынга бер гозерсез ашап утыру; ришвәт, урлау, алдалау аша кәсеп итү – болар һәм шундый гөнаһлы гамәлләр кылып яшәүчеләрдән булсак, бәрәкәт тә, иминлек тә, бәхет тә качар бездән.
Тормышыбызда аларга һич урын калмас. Әйе, ясалма бәхет булыр, әмма бөтен җирең җитеш булса да, күңелләргә тынычлык, рәхәтлек кенә урнашмас. Менә бүген дә бит карап торышка бар нәрсәбез дә бар: йортыбыз зур, машинаыбыз әйбәт, ризыгыбыз тәмле, киемебез матур.
Әмма күбебез ни өчендер җан рәхәте таба алмый. Күңелдә тынычлык юк, булган нәрсәләребезнең рәхәтен тоймыйбыз. Гел борчылуда, безгә гел нидер җитми кебек. Чөнки тәнебезне ашаткан, эчерткән шикелле, җаныбыз, күңелебез һәм калебебезне дә ризыкландырып, пакьләп торырга кирәклеген аңламыйбыз.
Тәүбәгә килү, күп итеп истигъфар кылу күңелне пакьләүгә һәм ризыгыбыз артуына, бәрәкәт ишекләре ачылуга сәбәп булып тора. Моңа дәлил – Раббыбызның сүзләре:
«Раббыгыздан ярлыклау сорагыз, соңыннан тәүбә итегез һәм Ул сезне муллыкта яшәтер»
✔️(«Һуд» сүрәсе 3нче аять).
«Раббыгызга истигъфар кылыгыз (гафу сорагыз), шиксез, Ул –гөнаһларны ярлыкаучы (гафу итүче). Һәм сезгә күктән яңгырны коеп яудырыр. Вә сезгә мал белән ярдәм итәр һәм балалар биреп куәтләр, җимеш үстерә торган бакчалар һәм елгалар бирер».
✔️(«Нух» сүрәсе 10нчы- 12нче аятьләр)
Димәк, ризыгыбыз кимүгә, бәрәкәт ишекләре ябылуга һәм күңелебездә тынычлык бетүгә төп сәбәп – гөнаһка күмелү. Тормышыбызны яхшы якка үзгәртәсәбез килсә, тәүбәгә килеп изгелек юлына басарга тиешбез.
Шушы урында «тәүбә» һәм «истигъфар»ның нәрсә икәнен аңлап үтү дөрес булыр. Нәрсә соң ул тәүбә? Кыска гына итеп әйткәндә, тәүбә ул – гөнаһ кылудан туктау. Тулырак итеп әйтсәк, гөнаһ кылудан туктап, Аллаһыга итагать итеп, изге гамәлләр кылу юлына басу.
Мәсәлән, бер кеше намаз укымыйча, Рамазан аенда ураза тотмыйча, хәләл ризыкны харамнан аермыйча яши, ди. )Намаз укымау һәм Рамазан аенда ураза тотмау – иң зур гөнаһларның берсе(. Көннәрдән бер көнне ул үзенең нинди зур гөнаһ кылуын аңлап ала һәм, тормышын үзгәртергә тели – намаз укырга өйрәнеп, Рамазан аенда ураза тотарга ниятли. Димәк, бу кеше тәүбәгә килеп, Аллаһка итагать итү юлына баса.
Галимнәр тәүбәгә килергә теләсәң, биш шартны үтәү кирәк, диләр:
1️⃣ Ихлас күңелдән, Аллаһ ризалыгын алу өчен гөнаһ кылудан туктау. Аллаһ ризалыгын алмыйча да гөнаһтан туктап буламы әллә, дип сорарсыз. Әйе, була икән. Хәмер эчүне гадәткә әйләндергән кешенең кинәт хәле начарланып, аны дәваханәгә китерделәр, ди. Һәм ул, үлүеннән куркып, хәмер эчүеннән туктаса, нәтиҗәдә, гөнаһ кылудан да туктаган була. Әмма ихластан түгел, чөнки ул Аллаһының әмерен үтәп, Аның савабын алыйм дип эшләми моны, ә сәламәтлеге, гомере өчен куркудан туктый. Сүз дә юк, бу да яхшы гамәл, әмма ул әлеге кешегә бу дөньяда гына файда китерәчәк, ахыйрәттә исә берни бирми. Ник дигәндә, чөнки ихласлыгы юк, ул аны Аллаһы ризалыгын алыйм дип эшләмәде.
Шуңа да гөнаһ кылудан туктыйсыбыз килсә, Аллаһы тыйды, Аның газабыннан куркам һәм Аның ризалыгын алам дип, әҗер-савап өмет итеп һәм, әлбәттә, эчкерсез күңел белән, начар гамәлләр кылуны онытыйк.
2️⃣ Гөнаһ кылган өчен бик каты үкенү. Күңелебездә начар гамәлләр эшләгәнебез өчен үкенү хисе булырга тиеш. Бу тормышта фәхеш гамәлләр, зина кылып, намазсыз яшәгәнебез өчен үкенүдән күңелебез сыкраса, хаталарны аңласак, бу шарт үтәлгән булыр.
3️⃣ Гөнаһ кылудан туктау һәм төптән үзгәрү. Моңа кадәр үтәмәгәннәрне үти, тыелмаганнардан тыела башлау; кеше хакына керелгән булса, хакын хуҗасына кайтару һәм гафу үтенү. Әмма берәр гамәлнең Аллаһы каршында гөнаһ булуын белеп, ул гөнаһны кылган өчен борчылып та, чынлыкта, аны эшләүдән туктамасак, бу тәүбә итү булмый. Чөнки тәүбәнең төп шарты – гөнаһ кылудан туктау.