🥞*Җомга коймагы*
Әхлак дәресләре.
2️⃣3️⃣нче дәрес: Ата-ананың хаклары.
Әхлак гыйлеменең нәкъ үзәгендә – ата-анага игелек кылу тора. Чөнки кешенең күркәм әдәбенә, җылы сүзенә, якты йөзенә иң лаеклы кешеләр – аны тудырган, үстергән, кеше иткән ата-анасы.
Аллаһы тәгалә Коръәндә аларның хакларын Үз хакы белән янәшә куя:
*«Раббың әмер кылды: Аннан башкага гыйбадәт кылмаска һәм ата-анага изгелек кылырга»* («Исра», 23).
*«Аллаһыга, тиңдәш булдырмыйча, гыйбадәт кылыгыз һәм ата-анагызга карата яхшы булыгыз»* («Хатыннар», 36).
*«Аллаһыга һичнәрсәне тиң куймагыз, ата-анага игелек кылыгыз»* («Терлек», 151).
*«Миңа шөкер кыл һәм ата-анаңа»* («Локман», 14).
Димәк, Аллаһы тәгаләгә гыйбадәтен кайгырткан мөселман, ата-анасы белән булган мөгамәләсен дә кайгыртырга тиеш. Ата-анасының ризалыгын алмаган кешедән Раббысы һич риза булмас. Бу хакта – киләсе дәресләрдә.
Йә, Раббым, Бер Үзеңә генә тугры кол булырга, ата-аналарга игелек кылырга насыйп әйлә.🤲