🥞*Җомга коймагы*
Әхлак дәресләре.
2️⃣1️⃣нче дәрес: Әхлакка гыйлем, изге ният һәм күүүп тырышлык аша ирешәбез.
Әхлаклы булыйм дигән мөселман иң элек әхлак фәнен өйрәнә, чөнки гыйлемсез рәвештә әхлаклы булу мөмкин түгел. Аннан соң: «Холкымны Раббымның ризалыгын алу өчен тәзәтәм», дип ниятен дөресли. Шуннан соң, җиң сызганып үз өстендә эшләргә тотына һәм ләхеткә кереп ятканчы бу эшне дәвам итә. Аллаһы тәгалә Аның ризалыгы өчен хезмәт итүчеләргә ярдәмен вәгъдә итә: *«Безнең өчен тырышлык күрсәтүчеләрне туры юлга юнәлтербез»*(«Үрмәкүч», 69).
Пәйгамбәребез: *«Гыйлемгә - ул гыйлемне эзләү, уку аша ирешелә, йомшак күңел - үзеңдә йомшаклыкны тәрбияләү белән табыла. Кем бер хәерлелекне эзләсә - таба, кем явызлыктан сакланса, Аллаһы аны саклар»,*- дигән. (Табәрани риваяте).
Әлбәттә, һәр изге эштә Аллаһының ярдәмен, тәүфыйгын сорап дога кылырга кирәк. Пәйгамбәребез яраткан дусты Мөгазьгә: *«Мөгазь, вәллаһи, мин сине бик яратам һәм шушы сүзләрне һәр намаз соңыннан калдырма дип киңәш итәм:*
اللّهُـمَّ أَعِـنِّي عَلـى ذِكْـرِكَ وَشُكْـرِك ، وَحُسْـنِ عِبـادَتِـك
*«Йә, Аллаһ, миңа Сине искә алуда, Сиңа шөкер итүдә, Сиңа күркәм рәвештә гыйбадәт кылуда ярдәм ит»,*- дигән (Әбү Даут, әнНәсәи риваятьләре).
Йә, Аллаһ, безгә Сине искә алуда, Сиңа шөкер итүдә, Сиңа күркәм рәвештә гыйбадәт кылуда ярдәм ит. 🤲