РАГАИБ КИЧӘСЕ (لَيْلَةُ الرَّغَائِبِ)
2 гыйнвар кояш баю белән, барча мөселманнар Рагаиб кичәсен каршы алачак. Ул изге Раҗәб аеның беренче җомгасына каршы төнгә туры килә.
Риваятьләрдә Рагаиб кичәсендә безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ әтисе Габдуллаһ хәзрәт белән әнисе Әминә ханымның никахлары булып, тәүге тапкыр кавышкан көннәре дип хәбәр ителә.
Бу кичтә мөселманнар изге теләкләренең тормышка ашуын, Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларын гафу итүен сорап дога кыла.
Аллаһ Илчесе ﷺ үзе үк бу төн турында болай дип әйткән:
«Раҗәб аеның беренче җомгасындагы кичне ваемсызлыкта үткәрмәгез. Чөнки бу кичне фәрештәләр «Рагаиб» дип атады».
Рагаиб («رَغْبَةٌ» сүзеннән) – «хыял», «теләк» дигәнне аңлата.
Раҗәб – Аллаһы Тәгалә ае булганга күрә, бу айда «Әл-Ихлас» (الإخلاص) («КЪуль һүә-Ллааһү») сүрәсен күбрәк уку хәерле. Бу сүрәдә Раббыбызның төп күркәм сыйфатлары китерелә:
بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ
قُلْ هُوَ اللَّهُ أَحَدٌ
اللَّهُ الصَّمَدُ
لَمْ يَلِدْ وَلَمْ يُولَدْ
وَلَمْ يَكُنْ لَهُ كُفُوًا أَحَدٌ
Бисми-Лләәһи-ррахмәни-ррахиим.
КЪуль һүә-Ллааһү әхәде. Әллааһу-ССЪамәде. Ләм йәлиде үә ләм йүүләде. Үә ләм йәкүл-ләһү күфүвән әхәде.
Шулай ук түбәндәге зикерләрне еш әйтү файдалы булыр:
1️⃣ Беренче ункөнлектә:
سُبْحَانَ ٱللَّٰهِ الْحَيِّ الْقَيُّوم
[Сүбехәәнә-Ллаaһи-ль-хәййи-ль-КЪаййүүм]
«Мәңге Тере, Мәңге Бар Булучы Аллаһны тәсбих итәм»
2️⃣ Икенче ункөнлектә:
سُبْحَانَ ٱللَّٰهِ الأَحَدِ الصَّمَد
[Сүбехәәнә-Ллaаһи-ль-әхәди-ССЪамәде]
«Бердәнбер, бернәрсәгә дә Мохтаҗ Булмаучы Аллаһны тәсбих итәм»
3️⃣ Соңгы ункөнлектә:
سُبْحَانَ ٱللَّٰهِ الْغَفُورِ الرَّحِيم
[Сүбехәәнә-Ллаaһи-ль-[ГЪ]афүүри-ррахиим]
«Ярлыкаучы, Рәхимле Аллаһны тәсбих итәм»
Рагаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә. Бу көн вә кичәнең без белмәгән бик күп хикмәтләре бардыр. Бу кичәдә хәлебездән килгән кадәр гыйбадәтләребезне, догаларыбызны кылырга, тәүбәләребезне арттырырга кирәк, начар вә ямьсез гамәлләрдән ерак торырга тиешбез.