Әссәләмү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәтүһү!«Форкан» китабы янәдән сатуда, кардәшләр! Һәр нәрсәнең дә азагы булган кебек, китапның да саннары чикле генә калды.
Әлхәмдүлилләһ, бу хезмәт бик күп кешеләрнең китапханәсен тулыландырды: Татарстан, Башкортостан, Чувашстан, Пенза, Төмән, Краснодар өлкәләренә кадәр барып җитте. Монысы без белгәне генә әле. Шушы китапны үзләрендә булдырган кешеләрдән рәхмәт сүзләре, соклану сүзләре ишетү нур өстенә нур булып тора.
Китапның авторы Фидаил хәзрәт Җаруллаһка Аллаһның рәхмәтләре булсын, калган томнарын да эшләп бетерергә Аллаһ ярдәм итсен, гаиләсендә, вакытында, мал-мөлкәтендә бәракәт бирсен! Әмин!
«ФОРКАН» – ул Коръәннең татар телендәге кыскача тәфсире. Бүгенге көндә татар телендәге тәфсирләрнең иң яхшысы – ул «Форкан» дип әйтү һич тә арттыру булмас!
Чөнки «Форкан»:
– аңларга бик уңайлы, әдәби татар телендә язылган;
— һәр аятькә диярлек бар ислам дөньясында мәшһүр булган зур тәфсир галимнәребезнең аңлатмалары бирелә (Ибн Кәсир, Багави, Табари, Куртуби һ.б);
— бик эчтәлекле искәрмәләр, шәргый төшенчәләргә билгеләмәләр, аятьләрнең иңү сәбәбе белән бәйле булган хәдисләр һәм башка файдалар урын алган.
Шунысы куандыра: китаптагы мәгълүматларның барысының да чыганаклары китерелә! Коры сүзләр белән генә тулган хезмәт түгел!
Игътибар!
Хәзерге вакытта китапның 3 томы әзер. Ахырда, ин шәә Аллаһ, 6 том булачак. Һәр томда якынча 5 җүз:
1 том – «Әл-фәтихә»дән «Ән-нисә» сүрәләрен кертеп;
2 том – «әл-Мәидә»дән башлап «әт-Тәүбә»не кертеп;
3 том – «Юныс» сүрәсеннән башлап «Кәһеф» сүрәсен кертеп.
Тиздән Корбан бәйрәме дә җитә. «Форкан» үзегезгә дә, кадерле кешеләрегезгә дә бик яхшы бүләк булыр дип уйлыбыз!
Хәерле эштә ашык! Бу мәгълүмат белән якыннарың белән дә бүлеш!)
https://chat.whatsapp.com/CJxzgjqHMC05PUHMAKqDBv