🥞*Җомга коймагы*
Әхлак дәресләре.
2️⃣5️⃣нче дәрес: Намаз һәм ата-ана хакы.
Габдуллаһ ибн Мәсгутьтән тапшырыла: «Мин пәйгамбәрдән: «Аллаһы каршында кайсы эш сөеклерәк?» – дип сорадым. Ул: *«Вакытында укылган намаз»,*– диде. Мин: «Аннан соң кайсысы?» – дидем. Ул: *«Ата-анага изгелек кылу»,* – дип җавап бирде. Мин янә: «Ә аннан соң кайсысы?» – дип сорадым. Ул: *«Аннан соң Аллаһ юлында көрәшү»,*– диде» (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).
Сәхабәләр шулай гыйлемгә омтылганнар, гамәлләрнең дә саваплырак булганын эзләгәннәр. Аллаһы иң сөйгән изгелекне белеп, алар шуның аша Аллаһының мәхәббәтенә ирешергә теләгәннәр. Пәйгамбәребезнең шундый догасы булган:
*«Синнән – Синең яратуыңны, Сине яратучыларның яратуларын һәм Синең яратуыңа илтә торган гамәлләргә булган мәхәббәтне бирүеңне сорыйм»* (Әхмәт, Тирмизи риваятьләре).
Изгелекләр күптөрле, әмма барысы да бер дәрәҗәдә була алмый. Аларның саваплары да бертигез түгел. Шуңа күрә җәннәттә дә дәрәҗәләр бип күп. Өйдәге песиеңә изгелек кылу белән сине үстергән әниеңә изгелек кылу тигез була аламы?! Гәрчә, икесе дә изгелек булса да. Югарыда искә алынган хәдистә пәйгамбәр үз вакытында башкарылган фарыз намаз белән ата-анага изгелек кылуны бер дәрәҗәгә күтәрде һәм әлеге гамәлләрне башка бөтен гамәлләрдән өстен куйды. 23нче дәрестә китерелгән дүрт аятьтә дә Аллаһы ата-ана хакын Үз хакы белән янәшә куйган иде.
Ата-ана ризалыгын алмыйча, Раббыңның ризалыгын алып булмый.
Йә, Раббым, безгә Үзеңнең мәхәббәтеңә ирештерә торган гамәлләр насыйп әйлә.🤲