Әссәләмүгаләйкүм җәмәгать! Юныс пәйгамбәр догасының бер хикмәте турында язып китәсем килә...
Әлеге доганы миңа 90 нчы еллар башында ук әнием өйрәтте ( әниемнең, әтиемнең урыннары җәннәтнең түрендә булса иде), һәм бер булган хәлне сөйләде: Бөек Ватан сугышында әнинең авылдашы әсирлеккә эләгә, һәм аны атарга алып чыгалар. "Сафка тезелеп баскан әсирләрне рәттән атып киләләр, миңа килеп кенә җитә, пистолет атмый, осечка бирә. Фашист сүгенеп пистолетын җиргә атып бәрә. Ә мин эчтән генә дога укып торам" Әлеге хәл берничә тапкыр кабатлана. Бу вакыйганы әсирлектән исән сау кайткан әлеге кеше дәү әтиемә сөйләгән. Әни аны исемнәре белән сөйли иде,язып тормыйм, анысы мөһим түгел. Фәлән абый шушы догыны укып торган дип, әнием миңа өйрәтте. Ул- Юныс пәйгамбәр догасы.