Сөләйман Солтан Кормаши dan repost
Корбан (удхия) чалырга җыенган кешегә, Зөлхиҗҗә ае керү белән (пәнҗешәмбе көненең ахшам намазыннан соң) Корбанын чалганчыга кадәр тырнакларын кисү, чәчләрен кыскарту, тәнендәге чәчләрен кырудан тыелып тору кирәк.
Аллаһ илчесе ﷺ болай дигән: «Зөлхиҗҗә ае кергәч, Корбан чалырга җыенган кеше, шул Корбанын чалганчыга кадәр, берүк чәчләрен дә, тырнакларын да кисә (кыскарта) күрмәсен» (Мөслим, 1977).
Дөрес фикер буенча, бу гамәл вәҗиб (һичшиксез үтәлергә тиеш) булып санала, ә мөстәхәб түгел.
Шуңа да игътибар итегез: кайбер хәзрәтләрдән: «Бу гамәл хаҗда булучылар өчен генә, ә үз җирлегендә яшәгәннәр өчен түгел», дигәнне ишетергә туры килә.
Бу сүзләр дөрес түгел! Нәкъ үз җирлегендә калган, хаҗга бармаган мөселманнарга кагыла.
Хәдистә корбан итеп чалынасы мал «удхия» дип әйтелә, ә ул яшәгән җиребездә чалына торган корбан, ә хаҗда чалына торган мал «һәдия» дип атала.