4️⃣ Шушы гөнаһны киләчәктә кабатламаска дип катгый карар кылу. Әгәр күңелдә нинди дә булса гөнаһлы гамәлне кеше күрмәгәндә генә кылам дигән уй туса да, бу тәүбә итү булмый. Чөнки инде гөнаһтан бер туктагач, тормышта теге я бу гөнаһны кылу өчен нинди генә уңай форсат килеп чыкса да, кешенең башка бу гөнаһны кылмыйм дигән төпле карары булырга тиеш.
5️⃣ Тәүбәнең бары тик кабул була торган вакытта кылынуы. Үлем фәрештәсен күреп гыр-гыр килә башлаганчы яисә кояшның көнбатыштан чыга башлаганын күргәнче. Кеше үзенең әҗәле җитеп җаны чыга башлауга, үлем фәрештәсен күрү белән, диннең хаклыгын аңлап тәүбәгә килергә мөмкин. Әмма инде соң була, чөнки мондый вакытта тәүбә ишекләре ябыла.
Моңа дәлил – Раббыбызның сүзләре: «Ә менә гел явызлык кылып, үлем килеп җитеп, үлем Фәрештәсен күргәч кенә: «Дөреслектә, мин хәзер инде тәүбә кылдым», – дип әйтүчеләргә һәм, шулай ук, бөтенләй иман китермичә кәфер булып үлүчеләргә тәүбә юк. Без аларга үтә авыртулы газап әзерләдек инде».
✔️ («Ниса» сүрәсе, 18 нче аять)
Менә шушы шартларны үтәгәндә генә, безнең тәүбәләребез дөрес булачак.
Истигъфар исә ул – Аллаһтан чын күңелдән гафу сорау. Әмма ул сүздә генә калмыйча, гамәлләребездә чагылыш табарга тиеш. Тормышта да бит берәр кешедән гафу сорарга җыенсак, ул безне гафу итсен өчен, әйтәсе сүзләребезне кат-кат уйлап, ягымлы итеп эндәшәбез. Безне гафу итсен өчен, аңа бүләк бирәбез, ярдәм сораса, тизрәк ярдәмгә ашыгабыз. Шуның шикелле, бу очракта да Раббыбыздан ихластан гафу сорыйбыз икән, бездә яхшы якка үзгәреш күзәтелергә тиеш, изге гамәлләрне дә күбрәк кылырга тиешбез.
✏️ Раил Фәйзрахманов
Язылырга 👉https://t.me/tatislam