🥞*Җомга коймагы*
Әхлак дәресләре.
1️⃣4️⃣нче дәрес: пәйгамбәрнең ӨЧ сабагы.
Пәйгамбәребез: *"Кайда гына булсаң да Аллаһының әмерләрен сакла(тәкъва бул). Яман эш кылсаң артыннан изгелек кыл, яман эшең сөртелер. Кешеләргә карата күркәм холыклы бул",* - дигән. (Тирмизи риваяте).
Әлеге сүзләрдә кешенең өч мөгамәләсе искә алына:
1. Раббысы белән.
2. Үзе белән.
3. Кешеләр белән.
✅ Беренче сабак: Раббың белән дус булырга теләсәң, иң элек Аның әмерләрен үтә, тыйганнарыннан ерак тор. Ягъни, өстеңдә булган фарызларны тәртипкә китер, хәрам эшләрне бетер. Ансыз әллә нинди изгелекләр кылып үзеңне юатырга тырышсаң да, Раббың синнән разый булмас. Тәкъвалыкның асылы шулдыр.
✅ Икенче сабак: үзеңне хәерле эшләргә күнектереп тәрбияләргә кирәк. Раббыбыз безнең тормыш юлыбызга бик күп хәерле эшләрне чыгарып куя. Ул эшләрне Раббыңнан бирелгән зур форсат икәнен аңлап, кулдан ычкындырмаска кирәк. Татарда: «Аштан өстен булма» - дигән гыйбарә бар. Изгелектән өстен булырга ярамый. Кайчак син бөтенләй кечкенә дип уйлаган изгелек, синең тормышыңа әллә никадәр бәракәтләр китерергә мөмкин.
✅ Өченче сабак: мөселман кешеләр белән күркәм холыклы булырга тиешле. Әти-әнисе, туганнары, гаиләсе, балалары, күршеләре, кардәшләре, хәтта динсезләр белән дә үзеңне әхлаксыз тоту ярамый.
ЙӘ, Раббым, безгә тәкъва йөрәкләр насыйп әйлә.🤲