❗️Ихлас булуы авыр...
Хәзер дөнья шулкадәр рия белән мактануга, үз-үзеңне күрсәтүгә корылды ки, нәрсәне дә булса эчкерсез күңелдән эшләү кыенлашты, башкарган эшеңне һәрвакыт башкаларга күрсәтәсе, сөйлисе килеп тора.
Интернет челтәрендә танышыбызның берәр изгелек кылганы төшерелгән видео күрәбез дә: «Моны мин дә эшлим бит инде, мине дә күрсеннәр, нишләп ул гына үзен күрсәтә, монда мин дә бар бит әле», - дип уйлыйбыз. Һәм безнең дә язасы, сөйлисе, фото, видео төшереп, интернетка куясы килә башлый.
Әйе шул, иман нык булмаса, күңелебезгә рия чире йога, ә рия урын алган калебтән эчкерсезлек, ихласлык кача шул. Үзебез, ният дөрес булсын, гамәлебез риядан китмәсен, дип сөйлибез, ә гамәлләребез киресен күрсәтә шул.
Моның куркынычы шунда: әгәр дә без Аллаһның әҗерен өмет итеп эшләмичә, ә кылган барлык игелекле гамәлләребезне кеше күрсен, юмарт дип мактасын һәм менә мин шундый дип масаю өчен эшләгән булсак, Кыямәт көнендә Раббыбыз каршында бернәрсәсез кала алабыз. Аллаһ тәгалә Коръәндә әйтә бит:
«Без аларның кылган эшләрен (изгелекләрен) юкка чыгарырбыз, аларны тузанга әверелдереп, җилгә очырырбыз».
📌(«Форкан» сүрәсе, 23нче аять)
Галимнәрнең бу аятькә кылган тәфсирен карасак, шул ачыкланыр: әгәр дә кешедә Иман булмаса, аның бу дөньяда кылган изгелекләре Кыямәт көнендә булышмас, чөнки алар әҗер-савапка һәм Кыямәт көненә ышанып эшләмиләр бу гамәлләрен.
Һәм, шулай ук, кылган гамәлләрдә ихласлык булмаса, нинди генә яхшылык эшләсәк тә, әгәр анда эчкерсезлек, Аллаһыдан савап өмет итү урынына бары дөньяви теләкләр генә булса, гамәлләребезнең тузанга әйләнүе бар, дип кисәтә галимнәр.
Шуңа да хәерле гамәлләрне нинди ният белән башкаруыбызга игътибарлы булырга кирәк. Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم үзенең хәдисендә дә шуны искәртә:
«Дөреслектә, эшләр ният белән генә бәяләнәләр. Һәр кешегә үзе ирешергә ниятләгән нәрсә генә булачак».
📌 (Мөслим риваяте, 1907)
Кайвакыт шулай да булып куя: берәр кешегә ярдәм итәсең, җавап итеп рәхмәт ишетмәсәң, күңел төшә. Шуннан акылга килеп: «Синең ниятең шушы кешедән рәхмәт көтү идемени, Аллаһы тәгаләдән әҗер алу түгел идемени?» - дип фикерли торгач кына, күңелгә рәхәт булып китә.
Раббыбыз да бит ихлас кешеләрне Коръәндә дә тасвирлый: «Алар нәзерләрен үтиләр һәм яманлыгы таралган Көннән куркалар. Алар үзләре яраткан ашамлыкларны мескеннәргә, ятимнәргә һәм әсирләргә ашаталар. Алар болай диләр:
«Дөреслектә, без сезне Аллаһның ризалыгы (Аның әҗер-савабы) хакына ашатабыз. Без сездән аның өчен әҗер (хезмәт хакы) түләвегезне дә һәм безгә шөкер итүегезне (ягъни рәхмәт белдерүегезне) дә теләмибез».
📌(«Инсан» сүрәсе, 7-9нчы аятьләр)
Әйе, рәхмәт әйтә белергә кирәк анысы, һичшиксез, үзеңә ярдәм кулы сузсалар, шөкеребезне белгертергә онытмыйк, диелә бер хәдистә: «Кешеләргә рәхмәтле булмаган кеше Аллаһка да рәхмәтле түгел».
📌(Тирмизи риваяте, 1955)
Димәк, берәр кешегә игелек кылсак, артыннан рәхмәт тә әйтмәде, дип шелтәләп йөрмик, ә барысын да Аллаһка тапшырыйк, Аның савабына өметләник.
Шуңа да ничек кенә авыр булмасын, мактанасы, кеше арасында дан-шөһрәт казанасы килсә дә, ихласлыкны югалтмыйк, ул – безнең уңышыбыз, аның белән эшебез бәрәкәтле һәм әҗер-саваплы булыр. Сүземне Аллаһ тәгаләнең аяте белән тәмамлыйм:
«Ә бит аларга динне ширектән чистартып, хәнифләр булган хәлдә, ихластан бер Аллаһка гына гыйбадәт кылу, намазны торгызу һәм зәкят садакасын бирү әмер ителде. Менә шул инде ул — дөрес дин».
📌 («Бәийнә» сүрәсе, 5нче аять)
✏️ Раил Фәйзрахманов
📍 Язылырга 👉 https://t.me/tatislam