🌳 Алмагачыңнан алмаңны урласалар...
Кем дә булса үстергән җимеш агачы кешеләргә дә, кошларга да файда китереп кенә калмый, ә шул агачны утыртучының үзенә сәдака булып та языла.Тереклек дөньясына файда китерү – динебезнең асыл максаты. Ул файда кешеләргә генә түгел, ә хайваннарга, кошларга карата да булырга тиеш. Әгәр аларга ашарга бирсәң, язын оя ясасаң, кышын җимлекләргә ярма сибеп сөендерсәң, шушы гамәлләрең өчен әҗер-саваплар язылыр, дигән бит Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم. Тагын берничә хәдис китереп, бакчачыларны сөендерәсем килә.
Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم: «Әгәр мөселман кешесе агач утыртса, шул агачтан ашалган бөтен нәрсә, һичшиксез, аңа сәдака итеп языла һәм шуннан урланган бөтен нәрсә аның өчен сәдакадан китә, әгәр кем дә булса аңа зарар китерсә, бу аның өчен сәдака булып санала», – дигән».
📚(Мөслим риваяте, 3968)
Икенче риваятьтә исә түбәндәгеләр китерелә: «Әгәр мөселман кешесе агач утыртса, ә аннан соң аның җимешләрен берәр кеше, хайван яки кош ашаса, бу аңа Кыямәт көненә кадәр сәдака булып язылачак».
📚(Мөслим риваяте, 3971)
Бервакыт балалар белән бакчада виктория җиләге чүбен утап чыктык. Чүптән арындыргач, бик күп җиләкләре күренеп калды. Тәмам кызарып бетсеннәр дә берничә көннән җыеп алырбыз дип, өйгә кереп киттек. Икенче көнне чыксак, кошлар бар булган җиләкне ашап бетергәннәр, ничек өлгергәннәрдер, бер җиләк тә калмаган иде. Балаларның да, минем дә кәеф кырылды, ачу чыкты. Әмма шушы хәдисне ишеткәч, күңелгә тынычлык иңде һәм рәхәтлек урнашты, чөнки тырышуыбыз бушка булмаган, сәдакадан киткән.
Чөнки Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم, җимеш бирә торган нинди генә үсенте яки агач утыртсаң да, ул кешегә сәдака бара, дигән. Әле элекке вакытлар да искә төшеп китте. Без үскәндә балалар, кешеләрнең бакчаларына кереп, алма, чия, кыяр һәм башка яшелчәне «чәлдереп» чыгалар иде. Күршеләр белсәләр, килеп орыша, бала шуклыгы булганга, күбесе күз йома иде. Шул вакытта кайбер әби-бабайлардан: «Ярар, сәдакадан китсен», - дигән сүзләр дә ишетелә иде.
Димәк, алар да, белмәгән булсалар да, утырткан, үстергән җимешләрне берәрсе алып ашаса, изгелек булып кайта, дип уйлаганнар. Алар, бәлки, бу хәдиснең үзен укымаганнардыр да. Хәтта бакчаңнан урлап алып китеп зыян салсалар да, әҗере барыбер сиңа була. Хәдистә әйтелгәнчә: «Шуннан урланган бөтен нәрсә аның өчен сәдакадан китә».
Бу безне, күбрәк, җимеш китерә торган агачлар, үсентеләр утыртырга этәрә торган хәдис түгелме соң? Бу дөньядан китеп барсак та, без утыртып калдырган агачлардан кешеләр, хайваннар, кошлар, бөҗәкләр туклансалар, безгә күпме әҗер булачак, аларга да файда – тамаклары туя, безгә дә уңыш – хәерле гамәлләрдән язылып бара.
Халыкта да шундый әйтем бар бит: «Ир-ат үз гомерендә өч гамәл эшләп калдырырга тиеш – йорт салырга; агач утыртырга; нәсел калдырырга». Әлеге гамәлләрнең барысы да файдалы, игелекле гамәлләр – сәдака җәрияләр. Йортыңда гаиләң торган саен, сиңа әҗер, агачлар хакында әйттек инде, балаң сиңа дога кылган саен, әҗере бара.
Мәкаләмне тагын бер хәдис белән тәмамлыйм. Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم: «Әгәр мөселман кешесе агач утыртса яки кырда иген чәчсә, ә аннан соң анда үскәнне кеше, хайван яки кем дә булса башка берәү ашаса, бу аңа, һичшиксез, сәдака булып языла», – дип әйтеп калдырган.
📚(Мөслим риваяте, 3969)
📝 Раил Фәйзрахманов
📌 Язылырга 👉 https://t.me/tatislam