💰"Акча агачы – ялган пот"
Һәрбер адәм баласы тыныч һәм мул тормышка омтыла, моның һич гаебе юк. Ә аңа ирешү өчен, хакыйкатьтән тайпылып, ялгыш юлга кереп китүчеләр дә аз түгел. Аныйлар көн туган саен арта, төрләнә торган ырым-шырымга, потларга, сыннарга ышаналар, шуларның ярдәменә өметләнәләр. Әмма алар безгә берәр файда китереп, зыяннан саклап кала алырмы соң?Адәм балаларын ничек кенә хәйләмиләр дә, нәрсәгә генә ышандырмыйлар бүген. Нишләтәсең, шулай тиз һәм җиңел ышангач, алдалаучылар да күп. Нинди генә талисманнар, статуэткалар уйлап чыгармый маркетологлар. Һәм әлеге товарларны кешеләргә сату өчен нинди генә сафсата кормый сәүдәгәрләр. Исең китәрлек. Янәсе, «байлык китерә, бөтен начарлыктан, явызлыктан саклый» дип, товарлары турында төрле уйдырмалар уйлап чыгарып, тиз арада безнең акчаны үз кесәләренә салырга тырышалар. Бигрәк тә акча «чакыра торган» гөлләр, агачлар, сыннар уйлап чыгардылар, алар сатуда да торган саен арта бара. Акчасызлыктан тилмергән халык ул әйберләрне өенең түренә алып кайтып куя.
Кайбер өйләрдә киштәләрдә акчага күмелгән бака, акчага чолганган зур корсаклы ир-ат сыннарын күрергә мөмкин. Көн саен шуларның корсагын сыпырып торсаң, акча арта икән, имеш... Кызганыч, халык сатып ала, димәк, ышана, дигән сүз.
Кемдер өйгә кайгы-хәсрәт кермәсен дип, ишек өстенә ат дагасы куя. Кайберәүләр, беләзек итеп, үзләренә кызыл җеп тага, имеш, бозымнан саклый, бәхет китерә. Күз тиюдән сакласын дип, «күз» тагып йөрүчеләр дә бихисап. Бу бит һич акылга сыймаслык күренеш. Керамикадан ясалган бакалар, төрле гөлләр, агачлар ничек итеп сиңа акча китерә алсын соң?! Ә тимер, җеп яки башка нәрсәләр ничек безне юл фаҗигасеннән, җил-давылдан, су басудан һәм башка проблемалардан саклый алсын соң?! Үзен дә саклый алмаган, теләсә-кайсы вакытта ватыла, уала, кибә, корый торган һәм һичнинди көч-куәткә ия, зиһене булмаган нәрсәләр башкаларны ничек саклый ала соң? Кем дәлилләп күрсәткән шушы нәрсәләр чынлап та саклый һәм уңышка илтә дип?
Шунысы бик гаҗәеп: арабызда үзен мөселманга санап та, мин Аллаһка инанам дип әйтеп тә шундый юк-барга ышанучылар бихисап. Бик еш: «Бар нәрсә дә – Аллаһ кулында», – дип әйтергә яратабыз, ә муеныбызга талисман тагып куябыз, «бәхет өчен» өебездә таштан яки агачтан ясалган берәр пот торырга мөмкин.
Әгәр без, чыннан да, Раббыбызга иман китерсәк, Аның Коръәненә күз салырга тиешбез, ә анда Галәмнәрнең Хуҗасы болай дигән: «Әйт: «Әгәр Аллаһ миңа бер зарар ирештерергә теләсә, сезнең Аллаһтан башка гыйбадәт кыла торган сыннарыгыз, шул зарарны миннән җибәрә алырлармы, яки Аллаһ миңа рәхмәт итәргә теләсә, ул рәхмәтне миңа җибәрмичә, тотып калырга сыннарыгызның көче җитәрме?» Әйт:"Миңа һәр эштә ярдәм бирергә, вә мине сакларга, Аллаһ җитәдер, хак тәвәккәл итүчеләр, әлбәттә, Аллаһка тәвәккәл итәрләр".
📚(«Зүмәр» сүрәсе, 38нче аять). Әлеге аятендә Аллаһ безне, тәнкыйть белән, кисәтә: ышанган сыннарыгыз сезне зыяннан саклый аламы, ди!
Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم сөннәтенә күз төшерсәк, аның да мондый гамәлләрне хуп күрмәгәнен аңларбыз.
«Дөреслектә, пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم беләгендә бронзадан ясалган беләзек кигән бер кешене күргәч, аңардан: «Бу нәрсә?» дип сорый, ул кеше пәйгамбәребезгә: «Моны җилкәдәге авыруымнан кидем», – дип әйтә Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم аңа: «Дөреслектә, ул синең җилкә чиреңне арттыра гына, сал аны», – дип, салырга әмер итә. Соңыннан исә: «Әгәр дә, син ул беләзекне кигән халәтеңдә үлеп китсәң, мәңге котыла алмассың», – дип өстәп кисәтә»
📚 (Мүснәд Имам Әхмәд риваятеннән).
Икенче хәдисендә исә пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم талисманнар тагып, шуңа тәвәккәл кылып, шуннан өмет иткән кешеләргә каршы дога да кылган: «Кем күкрәгенә тылсым (талисман) такса, теләгән нәрсәсенә ирешмәсен, кем әкәм-төкәмнең кабырчыгын такса, ул кешегә тынычлык булмаячак»
📚(Ибн Хиббән риваятеннән).