Репост из: Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ
Адәм балаларын ничек кенә хәйләмиләр дә, нәрсәгә генә ышандырмыйлар бүген. Нишләтәсең, шулай тиз һәм җиңел ышангач, алдалаучылар да күп. Әллә нинди талисманнар, статуэткалар уйлап чыгара маркетологлар. Һәм әлеге товарларны кешеләргә сату өчен нинди генә сафсата кормый сәүдәгәрләр. Исең китәрлек. Янәсе, «байлык китерә, бөтен начарлыктан, явызлыктан саклый» дип, товарлары турында төрле уйдырмалар уйлап чыгарып, тиз арада безнең акчаны үз кесәләренә салырга тырышалар. Бигрәк тә акча «чакыра торган» гөлләр, агачлар, сыннар уйлап чыгардылар, алар сатуда да торган саен арта бара.
Тулырак: 👉 https://shahrikazan.ru/news/din/agar-da-sin-ul-belazekne-kigan-xalatenda-ulep
Тулырак: 👉 https://shahrikazan.ru/news/din/agar-da-sin-ul-belazekne-kigan-xalatenda-ulep