‼️
Туганнарың белән элемтәдәме?Элек атна саен авылга кайта, туганнар белән күрешә идек. Шунысы гаҗәп, ул вакытта җиңел машиналар юк, автобуслар гына йөри иде. Әмма бер генә атна да кайтмый калган булмады. Хәзер исә һәрберебездә машина бар, ә авылга кайтулар сирәгәйде. Ике-өч айга бер кайтып килсәк, бик шәп. Инде авылга кайтып, күмәкләшеп эшләү дигәне бөтенләй юкка чыкты. Туганнар белән йөрешү, аралашу, булышу кебек, динебез хуплаган һәм, хәтта, шуңа чакырган, өндәгән изгелек онытылды.
Ә бит тормышта бәрәкәт китеп, булган нигъмәтнең бернәрсәгә дә җитмәве туганнар белән ара суыну сәбәпле дә була ала икән. Чөнки туганнар белән дус-тату яшәү ризыкны арттыра һәм гомеребезне озынайта. Пәйгамбәребезнең صلى الله عليه وسلم хәдисе шуңа дәлил:
«Кем ризыгының киңәюен(артуын), гомеренең озынаюын теләсә, туганлык җепләрен ныгытсын»📌 (Бохари риваяте, 2067)
Дөньяви яктан әнә шундый файдасы булса, без мөселманнар өчен тагын да әһәмиятлерәк ягы: ахыйрәттә җәннәтсез калу куркынычы икән, чөнки Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم әйтә:
«Туганлык җепләрен өзүче җәннәткә кермәс!»📌 (Мөслим риваяте, 2556.)
Элекке заманда кешеләр бу хәдисләрне белмәсәләр дә, гамәлләре сәбәпле тормышларында бәрәкәт булган, туганнар белән дус, тату, бердәм яшәгәннәр. Бүген без бу хәдисләрне беләбез, өйрәнәбез, ә гамәлдә кулланабызмы соң? Тормышыбыздан бәрәкәт китүнең сәбәбе туганнар белән араны өзүдә түгелме икән?
Әле бер әле икенче мәшәкать чыгып, атна саен авылга кайтып йөри алмавыбыз да бар. Әмма вакыт-вакыт шалтыратып, туганнарыбызның хәлен белсәк һәм күчтәнәч, бүләк алып кайтып сөендереп торсак, аларның күңелләре булыр. Хәдистә әйтелгәнчә, ризыгыбыз белән тормышыбызга бәрәкәт тә килер һәм, иң мөһиме, җәннәтле булырбыз. Шулай булгач, туганлык җепләрен ныгытып яшик.
✏️
Раил ФәйзрахмановЯзылырга 👉
https://t.me/tatislam