📚Укы📚اقْرَأْ📚


Гео и язык канала: Узбекистан, Узбекский
Категория: Религия


Татар телен аңлаучы мөселманнар арасында Ислам дине буенча мәгълүмат таратуга багышланган канал.

Связанные каналы  |  Похожие каналы

Гео и язык канала
Узбекистан, Узбекский
Категория
Религия
Статистика
Фильтр публикаций


📙 "Тәйсирул-Гәлләм Гөмдәтүл-Әхкәм китабына аңлатма"

📖 Намаз китабы.

🖌 7 нче бүлек: Пәйгамбәрнең намазын бәян итү.

81 нче хәдис. Ибн Гөмәр хәдисе.

🌺 عَنْ عَبْدِ اللَّهِ بْنِ عُمَرَ رضي الله عنهما: "أَنَّ النَّبِيَّ - صلى الله عليه وسلم - كَانَ يَرْفَعُ يَدَيْهِ حَذْوَ مَنْكِبَيْهِ إذَا افْتَتَحَ الصَّلاةَ , وَإِذَا كَبَّرَ لِلرُّكُوعِ , وَإِذَا رَفَعَ رَأْسَهُ مِنْ الرُّكُوعِ رَفَعَهُمَا كَذَلِكَ , وَقَالَ: سَمِعَ اللَّهُ لِمَنْ حَمِدَهُ , رَبَّنَا وَلَكَ الْحَمْدُ. وَكَانَ لا يَفْعَلُ ذَلِكَ فِي السُّجُودِ".

🔖 ГабдуЛЛаһ ибне Гөмәр ташыра: “Аллаһ пәйгамбәре намазын башлар өчен тәкьбир әйткәндә, ике кулын җилкәсенә хәтле күтәрә иде. Рөкүгькә төшкәндә һәм шулай ук башын рөкүгьтән күтәргәндә ике кулын шулай ук күтәрә иде. Әйтә иде: “Сәмигәл-Лааһү лимән хәмидәһ, Раббәнә уәләкәл-хәмд” – дип. Әмма сәҗдәләрдә кулларын күтәрми иде.”
Бохарий 735, 738; Мөслим 390;

🌱 02:50
✏️ Хәдиснең мәгънәсе.

🌱 08:11
✏️ Галимнәрнең хыйләфе.

Тәкьбир ихрамнан тыш, намазның башка урыннарында кул күтәреләме?

🌱 32:09
✏️ Хәдистән чыккан файдалар. 1-5.


Репост из: Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ
Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
Тулырак 👉 https://rutube.ru/video/f951bed70883722e7d185a69e87766bf/?playlist=425980


Репост из: Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ
https://rutube.ru/video/8462980a28103c5571a03acd14bcd830/?r=a
7. «Йә» хәрефе. Гарәп хәрефләре. [яңа] Мөгаллим сәни. Коръән укырга өйрәнәбез. Раил Фәйзрахманов
🚩 Плейлист: [яңа] Мөгаллим сәни. Беренче бүлек: Гарәп хәрефләре https://rutube.ru/plst/752758/ «TATISLAM» — Раил хәзрәт Фәйзрахмановның татар телендәге вәгазьләре, дәрес-нәсыйхәтләре урын алган проект. Яңа язмалар белән беренчеләрдән булып танышасыгыз килсә — төрле платформадагы каналларыбызга рәхи...


Репост из: Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ
🎁 Аллаһның яратканнары...

       Аллаһ Раббыбызның яратканнарыннан буласың килсә:

1. Изге эшләр эшлә.
“Изгелекләр кылыгыз! Аллаһ изгелек кылучыларны ярата”
📚(“Бәкара”: 195).

2. Гөнаһлы гамәлләреңне калдыр, тәүбәгә кил.
“Аллаһ тәүбә итеп төзәлүчеләрне яратадыр”
📚(“Бәкара”: 222).

3. Пәйгамбәребез Мөхәммәднең صلى الله عليه وسلم   сөннәтенә ияреп, аны үзең өчен иң яхшы үрнәк буларак танып яшә.
“Ий Мөхәммәд, син аларга әйт: “Әгәр Аллаһны яратсагыз, миңа иярегез, миңа иярсәгез, Аллаһ та сезне яратыр”
📚(“Гыймран”: 31).

4.Бөтен эшләреңдә дә Аллаһка тәвәккәл кыл.
“Аллаһ Үзенә тәвәккәл кылучыларны яратадыр”
📚(“Гыймран”: 159).

5. Гадел бул.
“Аллаһ гадел булучыларны яратадыр”
📚(“Мәидә”: 42).

6.Тәкъва бул (ягъни Аллаһның әмерләренә буйсынып, тыелган эшләрдән ерак тор).
“Аллаһ тәкъва булучыларны яратадыр”
📚(“Тәүбә”: 7).

       🤲 Раббыбыз Аллаһ, Үзенең шушы аятьләрен тормышыбызда кулланып, Аның яраткан мөселманнарыннан булырга насыйп әйләсә иде!

✏️ Раил Фәйзрахманов
📍 Язылырга 👉 https://t.me/tatislam








📙 "Аллаһның күркәм исемнәрен аңлау"

📖 Аллаһ исемнәрен аңлау_ Аллаһ исемнәрен, сыйфатларын өйрәтүче гыйлемнең урыны.

🌱 07:43
✏️ Ибн Әл-каймның динең нигезе хакында сүзләре.

🌱 23:20
✏️ Аллаһ Тәгалә кешелекне ике тәүхид өчен барлыкка китерде.






Репост из: Сөләйман Солтан Кормаши
«РӘҖӘБ АЕ. РӘГАИБ КИЧӘСЕ. МИГЪРАҖ»

— Әлеге ай — хәрам ай;
— Аллаһ ни тели — шуны халык кыла һәм сайлап ала;
— Аллаһ халык кылган айларның саны — унике, шуларның дүртесе — хәрам айлар;
— Мөселман кешесе һәрвакыт, һәр урында шәригатькә нигезләнеп кенә гыйбадәт кылырга тиеш;
— Гыйбадәтне уйлап чыгарма;
— Ислам дине килгәнче мөшрикләр дә бу айны бөекләгәннәр;
— Рәҗәб аенда ураза тоту тиешлеме?
— Гомәр ибн әл-Хаттаб ни өчен ураза тоткан кешеләрне әрләгән?
— Рәҗәб аен бөекләү ничек булырга тиеш?
— Нәрсә ул «Рәгаиб кичәсе»?
— 12 рәкәгать намаз уку кайдан килгән?
— Ни өчен имам ән-Нәвәви «Рәгаиб намазын» кабахәт бидгать дип атады?
— Нәрсә ул «Мигъраҗ»?
— Рәҗәб аен ничек дөрес итеп уздырырга?
— Хаклык шәхескә карап билгеләнми, ә дәлилгә карап билгеләнә.


Репост из: Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ
Коръәндә - бәрәкәт,
Коръәндә - якты нур,
Коръәндә - чисталык,
Коръәндә - туры юл.
Коръәндә - бәхет тә,
Коръәндә - шифа да,
Коръәндә - күп байлык
Миңа да, сиңа да.
Коръәндә бар да бар,
Әллә соң күрмибез?
Тормышта һаман да
Нәрсәдер эзлибез...

✏️ Раил Фәйзрахманов
📍 Язылырга 👉 https://t.me/tatislam


Репост из: Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ
Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
Тулырак 👉 https://rutube.ru/video/70685e3f98fee43d3148e60524e24e6e/


Репост из: НӘСЫЙХӘТ — татарча дини дәресләр
🌴 Намазда сөннәткә туры китереп утыру күренеше


📙 "Тәйсирул-Гәлләм Гөмдәтүл-Әхкәм китабына аңлатма"

📖 Намаз китабы.

🖌 7 нче бүлек: Пәйгамбәрнең намазын бәян итү.

80 нче хәдис. Гәйшә хәдисе.

🌺 عَنْ عَائِشَةَ رضي الله عنها قَالَتْ: "كَانَ رَسُولُ اللَّهِ - صلى الله عليه وسلم - يَسْتَفْتِحُ الصَّلاةَ بِالتَّكْبِيرِ , وَالْقِرَاءَةَ بـ «الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ» وَكَانَ إذَا رَكَعَ لَمْ يُشْخِصْ رَأْسَهُ وَلَمْ يُصَوِّبْهُ وَلَكِنْ بَيْنَ ذَلِكَ , وَكَانَ إذَا رَفَعَ رَأْسَهُ مِنْ الرُّكُوعِ لَمْ يَسْجُدْ حَتَّى يَسْتَوِيَ قَائِماً , وَكَانَ إذَا رَفَعَ رَأْسَهُ مِنْ السَّجْدَةِ لَمْ يَسْجُدْ , حَتَّى يَسْتَوِيَ قَاعِداً , وَكَانَ يَقُولُ فِي كُلِّ رَكْعَتَيْنِ التَّحِيَّةَ , وَكَانَ يَفْرِشُ رِجْلَهُ الْيُسْرَى وَيَنْصِبُ رِجْلَهُ الْيُمْنَى , وَكَانَ يَنْهَى عَنْ عُقْبَةِ الشَّيْطَانِ، وَيَنْهَى أَنْ يَفْتَرِشَ الرَّجُلُ ذِرَاعَيْهِ افْتِرَاشَ السَّبُعِ , وَكَانَ يَخْتِمُ الصَّلاةَ بِالتَّسْلِيمِ".

🔖 Гәйшә әйтте: “Аллаһ илчесе намазны тәкьбир белән, ә укуны “Әлхәмдү лиЛләәһи Раббил-гәәләмиин” белән башлап җибәрә иде”. Әгәр рүкүгь кылса, башын аскада төшерми иде һәм өскәдә күтәрми иде, бәлкем шуның арасында тота иде (аркасы белән бер тигезлектә). Рүкүгьтән башын күтәргәч әле сәҗдәгә төшергә ашыкмый иде, бәлкем башта тигезләнеп басып тора иде. Сәҗдәдән башын күтәргәч әле икенче сәҗдәгә төшергә ашыкмый иде, бәлкем башта тигезләнеп утырып тора иде. Аллаһ илчесе һәр ике рәкәгатьтән соң “Әт-тәхият” укый иде. Ә “Әт-тәхият”кә утырганда сул аягын җәеп шуңа утыра, ә уң аягын бастырып куя иде. Шайтан утыруыннан тыя иде. Шулай ук, (кеше сәҗдә кылган вакытта) кыргый хайван шикелле терсәген җиргә җәюдән тыя иде. Һәм намазын сәләм әйтеп тәмамлый иде.
Мөслим 498;

📌 Галимнәрнең ихтиләфе.

🌱 00:00
✏️ Намазда утыру сыйфаты ничек була? Дәвамы.

🌱 24:03
✏️ Намазда ике сәләм әйтү сөннәтме? Әллә бердә җитәме?

🌱 26:14
✏️ Намазда сәләм әйтү уәҗепме әллә мөстәхәпме?


📙 "Тәйсирул-Гәлләм Гөмдәтүл-Әхкәм китабына аңлатма"

📖 Намаз китабы.

🖌 7 нче бүлек: Пәйгамбәрнең намазын бәян итү.

80 нче хәдис. Гәйшә хәдисе.

🌺 عَنْ عَائِشَةَ رضي الله عنها قَالَتْ: "كَانَ رَسُولُ اللَّهِ - صلى الله عليه وسلم - يَسْتَفْتِحُ الصَّلاةَ بِالتَّكْبِيرِ , وَالْقِرَاءَةَ بـ «الْحَمْدُ لِلَّهِ
رَبِّ الْعَالَمِينَ» وَكَانَ إذَا رَكَعَ لَمْ يُشْخِصْ رَأْسَهُ وَلَمْ يُصَوِّبْهُ وَلَكِنْ بَيْنَ ذَلِكَ , وَكَانَ إذَا رَفَعَ رَأْسَهُ مِنْ
الرُّكُوعِ لَمْ يَسْجُدْ حَتَّى يَسْتَوِيَ قَائِماً , وَكَانَ إذَا رَفَعَ رَأْسَهُ مِنْ السَّجْدَةِ لَمْ يَسْجُدْ , حَتَّى يَسْتَوِيَ قَاعِداً , وَكَانَ يَقُولُ فِي كُلِّ رَكْعَتَيْنِ التَّحِيَّةَ , وَكَانَ يَفْرِشُ رِجْلَهُ الْيُسْرَى وَيَنْصِبُ رِجْلَهُ الْيُمْنَى , وَكَانَ يَنْهَى عَنْ عُقْبَةِ الشَّيْطَانِ، وَيَنْهَى أَنْ يَفْتَرِشَ الرَّجُلُ ذِرَاعَيْهِ افْتِرَاشَ
السَّبُعِ , وَكَانَ يَخْتِمُ الصَّلاةَ بِالتَّسْلِيمِ".


🔖 Гәйшә әйтте: “Аллаһ илчесе намазны тәкьбир белән, ә укуны “Әлхәмдү лиЛләәһи Раббил-гәәләмиин” белән башлап җибәрә иде”. Әгәр рүкүгь кылса, башын аскада төшерми иде һәм өскәдә күтәрми иде, бәлкем шуның арасында тота иде (аркасы белән бер тигезлектә). Рүкүгьтән башын күтәргәч әле сәҗдәгә төшергә ашыкмый иде, бәлкем башта тигезләнеп басып тора иде. Сәҗдәдән башын күтәргәч әле икенче сәҗдәгә төшергә ашыкмый иде, бәлкем башта тигезләнеп утырып тора иде. Аллаһ илчесе һәр ике рәкәгатьтән соң “Әт-тәхият” укый иде. Ә “Әт-тәхият”кә утырганда сул аягын җәеп шуңа утыра, ә уң аягын бастырып куя иде. Шайтан утыруыннан тыя иде. Шулай ук, (кеше сәҗдә кылган вакытта) кыргый хайван шикелле терсәген җиргә җәюдән тыя иде. Һәм намазын сәләм әйтеп тәмамлый иде.
Мөслим 498;

🌱 00:00
✏️ Галимнәрнең
ихтиләфе.

Намазда Аллаһ илчесенең
эшләре уәҗеблеккә күрсәтәме әллә сөннәткәме?

16:09
Намазда утыру сыйфаты ничек була?


Репост из: Татар телендэ вэгэзлэр
ҖОМГА ВӘГАЗЕ

30. Иминлекнең - нигьмәте.

#җомга




Репост из: Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ
https://rutube.ru/video/07de075ab200bf566c114bb9e67f4dc3/?r=a
6. «Нүн» хәрефе نْ. Гарәп хәрефләре. [яңа] Мөгаллим сәни. Коръән укырга өйрәнәбез. Раил Фәйзрахманов
🚩 Плейлист: [яңа] Мөгаллим сәни. Беренче бүлек: Гарәп хәрефләре https://rutube.ru/plst/752758/ «TATISLAM» — Раил хәзрәт Фәйзрахмановның татар телендәге вәгазьләре, дәрес-нәсыйхәтләре урын алган проект. Яңа язмалар белән беренчеләрдән булып танышасыгыз килсә — төрле платформадагы каналларыбызга рәхи...


«ҖӘБРАИЛ ХӘДИСЕ»

27. Нәрсә ул Ихсан?

«Ихсан - ул Аллаһка Аны күреп торган кебек гыйбадәт кылу, әгәр дә син Аны күрмисең икән, (дөреслектә) Ул сине күреп тора (икәнлеген хәтереңдә тоту)"

Хәдистән чыккан файдалар белән танышу

Показано 20 последних публикаций.