БЕР, ИКЕ, ӨЧ, ДҮРТ...
«Ыштансыз “түткә” каешны такмыйлар» ди татарлар,
Бай мөселманнарга гына бүген кызлар чыгалар.
Шуңа күрә күп илләрдә “старый дева”лар арта,
Шулай инде, теләмәгәч, “яшәргә суза-тарта”.
Мескен егет ярты гасыр акчасын җыя туплап,
Төннәрен мендәрне кочып, йокыга китә гырлап.
Мәхер җыелып беткәнче агарып бетә чәче,
Мәхәббәт баллы булмый шул, кайвакыт була әче!
Әллә инде күпхатынлык байларның гына милке?
Ник алайса минем берәү, ә күршенеке ике?
Аның бит, чынбарлыкта, артык нәрсәсе юк миннән,
Берхатынлык – чит диннәрдән, күпхатынлык – Сөннәттән!
Коръәндә Раббым Аллаһ бит бер белән чикләмәгән,
Икегә, өчкә, дүрткә дә өйләнсәң була дигән.
Раббым чутны бердән түгел, башлаган бит икедән,
Гадел була алмасаң бер белән канәгатьлән.
Көнләшеп яза бу димә, миңа берәү дә җитә,
Аллаһның Җәннәтләрендә чутсыз хур кызлар көтә.
Яшь чакта дәрт ташып тора, кая куярга көчне?
Яшьрәк булсам алыр идем, икене, өчне, дүртне!
Безнең бабай да кайчандыр ике хатынлы булган,
Аннары соң ни өчендер бер хатын белән калган...
Күп хатынлылык Сөннәт ул — Сөннәтне булдырырга!
Пәйгамбәребез ﷺ артыннан, тайпылмыйча барырга!
Тол хатыннар интегәләр балалар тәрбияләп,
Ялгызы арбаны сөйри, беркем сөйми, иркәләп,
Тимергә сукса өзәрдәй, ирләр йөри адашып,
Мескен бер хатыннарына күрмәгәндәй ябышып.
Бер хатын белән яшәү ул бик әйбәт, ни әйтәсең...
Әмма көн дә бер үк ризык ашап ничек түзәрсең!?
Ир-атка бер хатын җитмәс — бу аның табигате,
Күңелен күреп җитешмәс бер генә җәмәгате.
Әле ике хатын булса... әмма, бу да бәхәсле,
Менә өч булса, я дүрт – эш мантып чыгар төсле...
Ирен назлап, көйләп, чөйләп хатын көнозын чаба,
Әле аның өстәвенә – өй тулы бала-чага!
Шуңа күрә интектереп яшәтмә хатыныңны:
Ике, өчне, дүртне алып, ял иттер канатыңны!
Бер канат белән бик ерак очып китә алмассың,
Кайнап торган йөрәгеңдә канәгатьлек тапмассың.
Кайберсе: “Күп хатын булса, ач калырмын” дип уйлый
Муллыкка күмеләчәген, бичара абайламый.
Хатын, бала арткан саен – ризык ишеге арта,
Шайтан гына бәндәләрне ачлык белән куркыта.
Өммәтнең күплеге белән Пәйгамбәр ﷺ горурланыр,
Күп хатынлы бу максатны тормышында булдырыр.
Икешәр генә туса да, – ул була уже сигез,
Кардәшләрем, күп хатынлы булырга җитешегез!
Что-то минем фикерләрем бераз буталып китте,
Ханымнар бу шигырьләрне ишетсәләр – баш бетте:
“Әле бер белән дә яшәргә өйрәнә алмыйлар!
Ялан “түткә”, кем әйтмешли, каеш такмыйлар!”
Күп сөйләшеп йөргән кеше икенче хатын алмый,
Аның бөтен майтарганы, хыялланудан узмый!
Тәвәкәллеләре шундук икене-өчне ала,
Шөлләгәннәре бер белән шунда утырып кала.
Хатыны авырга узып, токсикозы башланса,
Кая анда ирне көйләү, – әле елмая алса (калса түгел)!
Яхшы ир хатыннарына һәрчакта да булыша,
Барсын да тигез күрергә безгә динебез куша.
Сүздә юк акчасы кирәк, киеме дә, башкасы,
Торырга күп катлы йорты, кыйбатлы машинасы...
Фетнә булсын диеп түгел, – просто язасы килде,
Хыялланырга да хәзер ярамый мени инде?!
Әбү Муса Сәйфеддин.
P.S.
Хатын өйдә булмаганда батыр керпе уянды,
Эчемдәге куркаклыкны тиз генә буып атты.
Тезләр бераз калтырый, ну анысы ничава,
Сиптән ычкынган эт кебек, шигырь юллары чаба.
Үзем сокланып туя алмыйм мондый кыюлыгымнан,
Күпме шөлләп яшәп була инде үз хатыныңнан?!
Без бит зина кылмыйбыз, нигә безгә шөлләргә?
Мин мужик! Чүперәк түгел! Күпме була түзәргә?!