Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ


Channel's geo and language: Uzbekistan, Uzbek
Category: Religion


Бу каналда Раил хәзрәт Фәйзрахмановның татар телендәге вәгазьләре, нәсыйхәтләре урын алган канал.
Безнең сайт: https://tatislam.com
RuTube канал: https://rutube.ru/channel/38324482
ВКонтакте: https://vk.com/tat_islam_com

Related channels  |  Similar channels

Channel's geo and language
Uzbekistan, Uzbek
Category
Religion
Statistics
Posts filter


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
Тулырак 👉 https://rutube.ru/video/5e7ca96500445f9c168da9a4627e33af/?r=a


Язылырга 👉 https://t.me/tatislam


‼️ Туганнарың белән элемтәдәме?

Элек атна саен авылга кайта, туганнар белән күрешә идек. Шунысы гаҗәп, ул вакытта җиңел машиналар юк, автобуслар гына йөри иде. Әмма бер генә атна да кайтмый калган булмады. Хәзер исә һәрберебездә машина бар, ә авылга кайтулар сирәгәйде. Ике-өч айга бер кайтып килсәк, бик шәп. Инде авылга кайтып, күмәкләшеп эшләү дигәне бөтенләй юкка чыкты. Туганнар белән йөрешү, аралашу, булышу кебек, динебез хуплаган һәм, хәтта, шуңа чакырган, өндәгән изгелек онытылды.

Ә бит тормышта бәрәкәт китеп, булган нигъмәтнең бернәрсәгә дә җитмәве туганнар белән ара суыну сәбәпле дә була ала икән. Чөнки туганнар белән дус-тату яшәү ризыкны арттыра һәм гомеребезне озынайта. Пәйгамбәребезнең صلى الله عليه وسلم хәдисе шуңа дәлил:
«Кем ризыгының киңәюен(артуын), гомеренең озынаюын теләсә, туганлык җепләрен ныгытсын»
📌 (Бохари риваяте, 2067)

Дөньяви яктан әнә шундый файдасы булса, без мөселманнар өчен тагын да әһәмиятлерәк ягы: ахыйрәттә җәннәтсез калу куркынычы икән, чөнки Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم әйтә: «Туганлык җепләрен өзүче җәннәткә кермәс!»
📌 (Мөслим риваяте, 2556.)

Элекке заманда кешеләр бу хәдисләрне белмәсәләр дә, гамәлләре сәбәпле тормышларында бәрәкәт булган, туганнар белән дус, тату, бердәм яшәгәннәр. Бүген без бу хәдисләрне беләбез, өйрәнәбез, ә гамәлдә кулланабызмы соң? Тормышыбыздан бәрәкәт китүнең сәбәбе туганнар белән араны өзүдә түгелме икән?

Әле бер әле икенче мәшәкать чыгып, атна саен авылга кайтып йөри алмавыбыз да бар. Әмма вакыт-вакыт шалтыратып, туганнарыбызның хәлен белсәк һәм күчтәнәч, бүләк алып кайтып сөендереп торсак, аларның күңелләре булыр. Хәдистә әйтелгәнчә, ризыгыбыз белән тормышыбызга бәрәкәт тә килер һәм, иң мөһиме, җәннәтле булырбыз. Шулай булгач, туганлык җепләрен ныгытып яшик.

✏️ Раил Фәйзрахманов
Язылырга 👉https://t.me/tatislam


Язылырга 👉 https://t.me/tatislam


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
Тулырак 👉 https://rutube.ru/video/f951bed70883722e7d185a69e87766bf/?playlist=425980


https://rutube.ru/video/6d039709d3930980ab5bbd8c52dbc008/?r=a
Сезне бар кылучы Раббыгызга гыйбадәт кылыгыз! Җомга хөтбәсе | Раил Фәйзрахманов
🟢®️ ТатИслам РУТУБта: https://rutube.ru/channel/38324482 «TATISLAM» — Раил хәзрәт Фәйзрахмановның татар телендәге вәгазьләре, дәрес-нәсыйхәтләре урын алган проект. Яңа язмалар белән беренчеләрдән булып танышасыгыз килсә — төрле платформадагы каналларыбызга рәхим итегез! 1️⃣ Безнең сайт: https://...


📍 Беребездә фәрештә түгел

Пәйгамбәребезнең صلى الله عليه وسلم мондый хәдисе бар:
“Һәрбер адәм баласы хаталы, шулар арасыннан иң хәерлесе –  тәүбә кылучысыдыр”.
📚(Тирмизи риваяте, сахих хәдис).

Кардәшләрем, чыннан да, кеше – зәгыйфь зат, без хаталанабыз, онытылабыз, шул сәбәпле төрле гөнаһлар кылуга дучар булабыз. Аллаһ Раббыбыз да безнең  зәгыйфьлегебез хакында белә, Коръәннең бер аятендә шул хакта әйтә:

“Кеше зәгыйфь итеп яратылды”.
📚(ән-Ниса сүрәсе, 28 аять).

       Әйе, хаталанмыйча һәм гөнаһ кылмыйча торган бер генә адәм баласы да юк. Барыбызда хаталы. Чөнки кешенең табигате шундый, Аллаһ аны шундый итеп яралткан, ул хаталана, ягъни гөнаһлы гамәлләр кыла.

Әмма Аллаһ Тагәлә – Рәхимле Зат, Ул безгә тәүбә ишекләрен ачкан. Ялгыш кына берәр гөнаһ кылдык икән, Ул безгә тәүбәгә килергә мөмкинчелек бирә. Без ул хатабызны танып, ихластан үкенеп, Аллаһтан гафу сорап, ул гамәлне калдырсак, Аллаһ Раббыбыз безне кичерәчәк, гафу итәчәк һәм хәерле кешеләр төркеменнән булачакбыз, ин шәә Аллах.

Чөнки Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم әйтте: “шуларның иң хәерлесе – тәүбә кылучысыдыр”.  Әйе, гөнаһ эшләгән булсак та, хатабызны аңлап, бу гамәлебездән туктасак  һәм тәүбәгә килсәк, без хәерле кешеләр сыйфатыннан булачакбыз икән.

     Кайчак шундый кешеләр очрый: аларны намазга өнди башлауга, яки мәчеткә гыйлем алырга, намазга өйрәнергә кил, дип чакыруга, алар сәбәп арты сәбәп табалар:
- Юк ла инде, минем бит гөнаһларым күп, минем шикелле кешеләргә мәчеткә барырга ярамый, намазлыкка басарга да оялам, монын кадәр гөнаһлар белән... –  диләр алар. 

Әмма, кардәшләрем, шуны белегез: бу бер аклану гына, чөнки Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم әйтте: “Һәрбер адәм баласы хаталы”, һәм хатасыз, гөнаһсыз бер генә кеше дә юктыр.

Шуңа күрә тәүбәгә килергә беркемгә дә әле һич соң түгел, тәүбә ишекләре һәркем өчен ачык. Бары тик бу ишекләрне Аллаһка чиксез ышану һәм өмет белән, бу эштә зур тырышлык күрсәтеп  шакый белеп шакырга гына кирәк. Әйе, кардәшләрем, тәүбә ишекләрен шакырга ашыгыйк, әлегә бит соң түгел...

✏️ Раил Фәйзрахманов
Язылырга 👉https://t.me/tatislam


🕌 Җомга хөтбәсе:

🎙Сезне бар кылучы Раббыгызга гыйбадәт кылыгыз!

🎤 Раил Фәйзрахманов




Язылырга 👉 https://t.me/tatislam


🕌 Вәгазъ кичасеннән:

🎙 Акыллары бар әмма аңламыйлар...

🎤Раил Фәйзрахманов




Video is unavailable for watching
Show in Telegram
Тулырак 👉 https://rutube.ru/video/f951bed70883722e7d185a69e87766bf/?playlist=425980



5k 2 15 3 40

Язылырга 👉 https://t.me/tatislam


«Ул Көнне үлчәү хаклык(гаделлек һәм төгәллек)белән булыр. Кемнең гамәл үлчәве кылган изгелекләре белән авыр булса, алар, һичшиксез,уңышка ирешүчеләр».
📚(«Әгъраф» сүрәсе, 8нче аять)

Шулай ук, Раббыбыз «Каригаһ» сүрәсенең 6нчы һәм 7нче аятьләрендә әйтте: «Ә инде кемнең гамәл үлчәүләре кылган изгелекләре белән авырбулса,ул рәхәт тормышта яшәячәк».

🤲Үлчәүләребез игелекле гамәлләр белән авыр килсен һәм, иң мөһиме, ул гамәлләребез кабуллардан булсын. Әмин!

✏️ Раил Фәйзрахманов
📍 Язылырга 👉 https://t.me/tatislam


‼️ Хисап кыласыңмы?

Менә тагын бер ел үтеп китте. Узган елда игелекле гамәлләребез күбрәк булдымы, әллә ярамаган, гөнаһлы эшләр артыбрак киттеме? Әгәр дә бүген я иртәгә, яки берсекөнгә бу якты дөньядан китеп барсак, җәннәткә керерлек игелекләребез җитәрлекме? Акча җитсен өчен, гаилә бюджетын гел санап, хисаплап торабыз. Бу айда керем күпме, анынәрсәгә һәм ничек тотарга?Исәпләмичә, чаманы югалтсаң, ай ахырына кадәракчаң җитмәскәдә мөмкин. Сәүдә эшендә дә гел хисапта, санауда без, чөнки төгәллек, хисап булмаса, уңышсызлыкка юлыгабыз, банкротлыкка төшәбез, төрле мәшәкатьләргә дучар булабыз.Акча мәсьәләсендә шулай, ә менә тормышыбызга, кылган гамәлләребезгә хисап кылганыбыз бармы?

Тормышта, еш кына, үз-үзебезгә шундый сораулар бирергә дә, үз гамәлләребезгә хисап кылыргада куркабыз.Ни өченме? Чөнки без моңа әзер түгел.Гомер әле алда, әле бик озак еллар яшәрбез кебек тоела.«Бүген дә, иртәгә дә түгел, соңрак үзгәрермен, бераз соңрак намазга басармын, мәчеткә йөрермен»,-дип, һаман кичектереп киләбез.Шулай үзебезне тынычландырабыз, үз-үзебез каршында акланып, гадәттәгечә яши бирәбез.

Ә иртәгә, берсе көнгә кадәр яшәячәгебезгә кем соң гарантия бирә ала? «Борчылма, җитешерсең, әле тагын ун, егерме, утыз ел яшисең син»,- дип безгә кем әйтеп куйган соң?! Аллаһ бит безне Коръәндә кисәтә: «И иман китерүчеләр! Сез Аллаһка карата тәкъва булыгыз. Һәрбер җан иртәгесе (Кыямәт көне) өчен ниләр (нинди гамәлләр) хәзерләгәнен карасын. Сез, Аллаһның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, җәзасыннан сакланыгыз. Дөреслектә, Аллаһ –кылган бар гамәлләрегездән(ачык кылганнарыннан да, яшергәннәреннән дә) Хәбәрдар”.
📚(«Хәшер» сүрәсе, 18нче аять)

Нәрсә ди Раббыбыз? Әйе,«Иртәгесе (Кыямәт көне) өчен ниләр хәзерләгәнен карасын», – ди.Шуңа да безүз нәфесебезгә дә, гамәлләребезгә дә, җаныбыз һәм күңелебезгә дә Аллаһы белән очрашканчы, җаныбыз тәннән аерылганчыхисап кылырга бурычлыбыз. Гомәр (Аллаһ аннан риза булсын) еш әйтә торган булган: «Сезгә хисап кылынганчы (Кыямәт көнендә),сез башта үзегезгә хисап кылыгыз (бу дөньяда). Гамәлләргезне үлчәгез, сезнең гамәлләргезне үлчәгәнчегә хәтле. Бүген үзегез кылган хисап иртәгә буласы хисапны җиңеләйтә.Ул көнне (Кыямәт көнендә) сезне үлчәрләр (гамәлләрегезне), эчегездә булган бер серегез дә качып калмас».
📚(Тирмизи риваяте)

Карагыз, нинди хикмәтле,гафиллек йокысыннан уянырга куша торган сүзләр! Иң беренче хисап шул – Аллаһ каршында булган бурычларны, фарыз гамәлләрне үтибезме? Хисап кылганчы,шуны белергә кирәк: Раббыбыз каршында нәрсәләр үтәргә тиешбез? Бу сораугаҗавапны беләбезме, белмәсәк, эзлибезме?

Икенчедән, Ул тыйган гөнаһлардан ерак торабызмы? Нинди гамәлләр – гөнаһлы, кайсылары – саваплы, шул хакта беләбезме? Белсәк, белгән килеш тә кылып куйсак, тәүбәгә килергә, истигъфар кылырга тырышабызмы?

Өченчедән, нинди гамәл кылсакта,үз-үзебезгә сорау бирәбезме:«Моны кем өчен эшлим? Аллаһы тәгалә риза булып, савапларын бирсен иде»,- дипме? Әллә:«Дустым, күршем күреп торсын да мактасын, хупласын»,- дип, рия өченме?

«Без Кыямәт көнне аларның барчасыннан дөньяда кылганнары өчен сорау алачакбыз».
📚(«Хиҗер» сүрәсе, 92-93нче аятьләр)

Әзерме без, эзләп караганыбыз бармы шушы сорауга җавапларны? Дөрес яшимме? Хаклык юлыннан бараммы? Шушы кылганнарым белән җәннәткә лаеклымы мин? Яшәү принципларым нәрсәгә таяна - Коръәнгә һәм Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم юлынамы яки нәфес теләкләренәме?

Күңелем ихласлык, пакьлек, кешеләргә хәерлелек теләү белән тулганмы яки көнчелек, мәкер, гаделсезлек, комсызлык беләнме? Күңелләрдә булган нәрсәләрне дә яшереп калып булмаячак Кыямәт көнендә: «Ул Көнне (Кыямәт көнне) сез Раббыгыз хозурына чыгарылырсыз һәм шунда сезнең гәүдәләрегездә, сыйфатларыгызда, гамәлләрегездә, сүзләрегездә, уй-фикерләрегездә һәм ниятләрегездә булган бер яшерен нәрсәгез дә Аллаһы тәгаләгә беленмичә, яшеренеп калмаячак».
📚(«Хакка» сүрәсе, 18нче аять)

Димәк, кардәшләрем, акчабызны санап, байлыгыбызны хисаплап торган кебек, гамәлләребезне дә хисаплыйк: гөнаһлар арта башласа, аларны киметеп, хәерле гамәлләребезне арттырып, шул як үлчәүне изгелекләр белән авырайтыйк.


тәрбияле февраль.pdf
2.4Mb
Гәҗитнең февраль саны


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
Тулырак 👉 https://rutube.ru/video/f951bed70883722e7d185a69e87766bf/?playlist=425980

4k 1 17 1 28

https://rutube.ru/video/8462980a28103c5571a03acd14bcd830/?r=a
7. «Йә» хәрефе. Гарәп хәрефләре. [яңа] Мөгаллим сәни. Коръән укырга өйрәнәбез. Раил Фәйзрахманов
🚩 Плейлист: [яңа] Мөгаллим сәни. Беренче бүлек: Гарәп хәрефләре https://rutube.ru/plst/752758/ «TATISLAM» — Раил хәзрәт Фәйзрахмановның татар телендәге вәгазьләре, дәрес-нәсыйхәтләре урын алган проект. Яңа язмалар белән беренчеләрдән булып танышасыгыз килсә — төрле платформадагы каналларыбызга рәхи...

20 last posts shown.