Forward from: Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ
Баланы тәрбияләгәндә динебезгә таяну да үз нәтиҗәсен бирер. Туры юлны күрсәтеп,иман, динебез, телебез, үз йолаларыбыз турында аңлатып тормасак, башкалар үзидеологияләрен сеңдерәчәкаларга. Һәм шуны онытмыйк: бер кешене туры юлга бастырып,кешелекле, иманлы, әдәпле итеп тәрбияли алсак, аның эшләгән хәерле эшләренең әҗерләре безгә дә барачак бит, бу сүзләргә Пәйгамбәребезнеңصلى الله عليه وسلم хәдисе дәлил:
«Туры юлга чакыручы кеше үзе артыннан иярүчеләр кебек үк әҗер ала, бу аларның үз әҗерләрен аз гына да киметми. (Башкаларны) адашуга чакырган ияртүчегә үзе артыннан иярүчеләрнең гөнаһларына (авырлыгына) тигез гөнаһ (авырлыгы) була, бу аларның үз гөнаһларын (авырлыгын) берничек тә җиңеләйтми».
📌(Мөслим риваяте, 6804)
Гыйлем таратудан да хәерле эш булмас, чөнки үзең бу дөньядан киткәннән соң, шәкертләреңсин өйрәткән гыйлемне кулланган саен, кабереңдә ятканда да әҗерләре сиңа килеп торачак.
Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم бер хәдисендә: «Кеше үлгәч, өч нәрсәдән кала, аның (бөтен) гамәлләре туктый(әҗер-савап китерүдән туктый): садака җәрия, башка кешеләрфайдалана ала торган белем биреп калдырса, яки Аллаһка аның өчен дога кылачак тәкъва балалары»,– дип әйткән.
📌 (Мөслим риваяте, 1631)
Менә шушы әйткән фикерләрне һәм Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم хәдисләрен истә тотып, Раббыбыздан ярдәм сорап, иң хәерле һөнәребезгә тугры булып, мин эшләмәсәм, кем эшләр, мин әйтмәсәм, кем әйтер, мин тәрбияләмәсәм, кем тәрбияләр, дип,сайлаган юлыбыздан тайпылмыйча, өммәтебез өчен тырышырга кирәк.
🤲 Өметебезне өзмичә, киләчәктә кешелекле, гадел, әдәпле, рәхимле, гади кешеләр дәрәҗәле булачак, дигән фикергә таянып эш итсәк иде. Аллаһ тәгаләдән укытучыларга, мөгәллимнәргә, остазларга авыр хезмәтләрендә ярдәм итүен сорыйбыз: аларны барлык мәкерле, явыз бәндәләреңнән сакласаң һәм бик күп әҗер-саваплар биреп, Кыямәт көнендә сөендерсәң иде. Әмин!
📝 Раил Фәйзрахманов
📍 Язылырга 👉 https://t.me/tatislam