💵 Акчаң бәрәкәтле булуын теләсәң...
Динебез үзеңне генә кайгыртмыйча, булган малыңны калганнар белән дә бүлешеп, үзара ярдәмләшеп яшәүне хуплый. Шундый юмарт кешеләрне Аллаһы тәгалә Коръәндә орлык чәчүчеләр белән чагыштырган:
«Аллаһ юлында үзләренең малларыннан өлеш чыгаручылар мисалы – җиргә орлык чәчүчеләр мисалы кебек. Уңдырышлы җиргә төртелгән һәр орлыктан җиде башак үсеп чыга, һәр башакта йөзәр данә орлык була. Аллаһ Үзе теләгән кешесенең кылган игелекләрен тапкырлап, арттырып тора. Ниятенә, гамәленә карап, кешенең бер яхшылыгы өчен җиде йөз яхшылык исәпләнә ала. Аллаһ – һәрнәрсәне Үзенең рәхмәте белән чолгап алучы Киңлек Иясе. Ул – бар нәрсәне белүче Гыйлем Иясе».
📌(«Бәкара» сүрәсе, 261нче аять)
Садака сүзен ишетүгә, безнең күз алдына иң беренче булып, берәр кешегә ярдәм итү килеп баса. Һәм без, кеше табигатенә хас булганча, «файдасы аңа гына була», – дип уйларга гадәтләнгәнбез. Әйе, чынлап та, беренче чиратта, файдасы – садаканы алучыга. Эше бик бармаган, булганы тамак ялгарга гына җитеп барган, хәтта «квартплата» түләрлек тә акчасы булмаган бер дустыбызга ярдәм булсын дип, тотылган уты, газы һәм суы өчен акча түләп куйдың, ди. Ул бит тагын бер ай утлы, газлы, сулы булачак. Ничек инде бу аңа яхшылык булмасын?! Әлбәттә, яхшылык. Әмма төптәнрәк уйлап карасак, садаканың асыл файдасы – алучыга караганда, бирүчегә күбрәк. Ни өченме?
1️⃣Беренчедән, садака бирүче кеше үзен җәһәннәм утыннан, Аның газабыннан саклап калуга өлеш керткән була. Пәйгамбәребез дә صلى الله عليه وسلم:
«Булдыра алсагыз, ярты хөрмә биреп яки, тапмасагыз, берәр хәерле сүз белән булса да үзегезне җәһәннәм утыннан саклагыз», – дип әйтеп калдырган.
📌( Ибн Хиббән риваяте 2804) Безнең биргән садакабыз, үзенә күрә, җәһәннәм утыннан бер киртә булып тора икән.
2️⃣Икенчедән, садака малыбызның артуына, булган акчабызны бәрәкәт белән тотуга сәбәп булып тора. Раббыбыз әйтә:
«Аллаһ ризалыгы өчен, нәрсәдән генә булса да садака бирсәгез, Аллаһ аны кайтарчак, Ул – Аллаһ, ризык бирүчеләрнең иң хәерлеседер».
📌 («Сәбә» сүрәсе, 39нчы аять)
Аятьтә әйтелгәнчә, Раббыбыз кире кайтарачакмын, ди, ягъни малыбызга бәрәкәт өсти, дигән сүз бу. Шулай ук, Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم «Садака бирү малны киметмәс», – дип әйткән.
📌 (Мөслим риваяте, 2588).
Мисал өчен, кесәңдә 15 мең сум акчаң бар, ди. Бер кардәшеңә ярдәм кирәклеген ишеттең. Аның машинасы ватылган, аны ремонтлатырга акчасы җитеп бетми икән. Син аңа 5 мең сум биреп, машинасын рәтләттең. «Кесәдә акча кимеде, 10 мең генә калды», – дип уйлыйбыз. Ә, дөреслектә, Аллаһы ризалыгы өчен чын ихластан бирелгән шул 5 мең сәбәпле, калган 10 меңгә Аллаһы бәрәкәт бирә. Шул игелекле гамәлебез кесәбездәге акчаны көтелмәгән чыгымнан – авырып китеп бик күп дарулар алудан яки операция ясаган табибларга бирүдән, төрле көтелмәгән штрафтдан саклый. Димәк, садака бирүеңнең бәрәкәтен 5 мең биреп 10 мең сумлык чыгымнан сакланып калу белән чагыштырырга була.
3️⃣Өченчедән, садака бирүче өчен фәрештәләр: «Аның малын тагын да арттыр», – дип, дога кылып тора. «Һәр көнне Аллаһ коллары иртән уянган вакытта, ике фәрештә төшә, аларның берсе: «И, Раббым үз малын бирүченең үз чыгымын капла (ягъни бирүчегә тагын да күбрәк кайтар)», – дип әйтә. Ә икенчесе: «Раббым, саран кешене һәлакәткә илт», – ди.
📌(Бохари риваяте, 1442.).
Шуңа күрә фәрештәләрнең безгә дога кылуларын теләсәк, юмартлык һәм үзебездә булганны мохтаҗлар белән бүлешү сыйфатына ия булуыбыз зарур икән.
4️⃣Дүртенчедән, садака бирүче Аллаһ каршында зур әҗер-савапларга ирешә. Кешенең ниятенә, гамәленә карап, игелекләре җиде йөзгә кадәр тапкырланып арттырылуы турында кайбер хәдисләрдә дә искә алына. Шуларның берсендә болай диелгән:
«Бер кеше Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم янына «Аллаһ юлында булсын» дигән тамга салынган дөясен алып килә дә: «И, Рәсүлуллаһ, мин бу дөямне Аллаһы тәгалә юлына бирәм», – ди. Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلمаңа: «Сиңа Кыямәт көнне аның өчен җиде йөз дөя биреләчәк», – дип хәбәр итә»
📌 (Насаи риваяте, 3187.)
Димәк, без кечкенә дип уйлаган, ләкин ихлас күңелдән биргән садакабыз Аллаһ каршында искиткеч зур булырга мөмкин.