Балаларга Ислам хакында


Channel's geo and language: Uzbekistan, Uzbek
Category: Religion


Нәни дусларыбызга Ислам нигезләрен аңлатучы канал.

Related channels  |  Similar channels

Channel's geo and language
Uzbekistan, Uzbek
Category
Religion
Statistics
Posts filter


БАЛАЛАРГА РАМАЗАН АЕ ХАКЫНДА

ҖИДЕНЧЕ МӘҖЛЕС

РАМАЗАН АЕНДА ИЗГЕ ГАМӘЛЛӘР КЫЛУ - 2

#Рамазан
#Ураза
#Сөннәт


БАЛАЛАРГА РАМАЗАН АЕ ХАКЫНДА

АЛТЫНЧЫ МӘҖЛЕС

РАМАЗАН АЕНДА ИЗГЕ ГАМӘЛЛӘР КЫЛУ

#Рамазан
#Ураза
#Сөннәт


БАЛАЛАРГА РАМАЗАН АЕ ХАКЫНДА

БИШЕНЧЕ МӘҖЛЕС

РАМАЗАН АЕНДА КОРЪӘН УКУ

#Рамазан
#Ураза
#Сөннәт


БАЛАЛАРГА РАМАЗАН АЕ ХАКЫНДА

ДҮРТЕНЧЕ МӘҖЛЕС

"РАМАЗАНДА ҮЗЕБЕЗНЕ ТОТЫШЫБЫЗ"

Без ураза тоту белән бергә тагын да яхшырак булырга тырышырга һәм кимчелекләребез өстендә эшләргә тиеш


БАЛАЛАРГА РАМАЗАН АЕ ХАКЫНДА

ӨЧЕНЧЕ МӘҖЛЕС

"УРАЗА ҺӘМ АНЫҢ ӨСТЕНЛЕКЛӘРЕ"

- Нәрсә ул "Ураза"?;

- Уразаны кем тотарга тиеш?

Уразаның кайбер өстенлекләре:

1. Рамазан аенда ураза тоту гөнаһларның кичерелүе сәбәбе булып тора!;

2. Ураза тоткан өчен әҗер башка изге гамәлләр өчен булган әҗердән бик нык аерыла!;

3. Ураза тоткан кешенең авызыннан килгән начар ис Аллаһ өчен күпкә сөеклерәк!;

4. Ураза тоткан кешеләр өчен махсус Җәннәт капкалары бар!;

5. Ураза - Җәһәннәм Утыннан саклый торган калкан!;

6. Ураза тоткан вакытында яки уразадан соң үлеп киткән кеше Җәннәткә керәчәк!;

7. Ураза Кыямәт Көнендә ураза тоткан кеше өчен шәфәгать кылачак!;

8. Аллаһ ураза тоткан кешенең догасын кире какмаячак!...

#Рамазан
#Ураза
#Сөннәт


БАЛАЛАРГА РАМАЗАН АЕ ХАКЫНДА

ИКЕНЧЕ МӘҖЛЕС

"РАМАЗАН АЕНЫҢ ӨСТЕНЛЕКЛӘРЕ"

1. Бу айда Исламның биш баганасының берсе булган ураза бар;

2. Бу айда Коръән иңгән!!!

3. Бу айда Җәннәт ишекләре ачыла, Җәһәннәм ишекләре ябыла һәм шәйтаннар чылбырларга богауланып куела;

4. Бу айда изге гамәлләребез өчен әҗерләр арта!;

5. Бу айда Җәһәннәм Утыннан котылган кешеләр була!;

6. Догаларыбызга җавап бирелә!

7. Бу айда бөек бер төн бар!

#Рамазан
#Ураза
#Сөннәт


БАЛАЛАРГА РАМАЗАН АЕ ХАКЫНДА

БЕРЕНЧЕ МӘҖЛЕС

"НИК РАМАЗАН АЕ ЗУР КУНАК?"

- Ислам календарендәге айлар хакында;

- Рамазан ае - гади генә ай түгел!

- Сәләфләребез бу айны ничек каршы алганнар икән?

#Рамазан
#Ураза
#Сөннәт


بسم الله الرحمن الرحيم

Мәрхәмәтле һәм Рәхимле Аллаһ исеме белән башлыйбыз!

Әссәләмү галәйкүм үә рахмәтулЛаһи үә бәракәтүһү!

Хөрмәтле әти-әниләр, әби-бабайлар! Тиздән безнең Рамазан ае якынлаша бит!

Адәм баласы табигате белән шундый инде ул: көнкүреш мәшәкатьләр, ыгы-зыгылар белән мәш килеп йөреп аның иманы кими, изге гамәлләр кылу теләге дә сүрелә, кайчандыр исендә булган нәрсәне дә онытып җибәрергә мөмкин. Шуңа күрә дә Аллаһ "әз-Зәрият" сүрәсенең 55 нче аятендә болай ди:

وَذَكِّرْ فَإِنَّ الذِّكْرَىٰ تَنْفَعُ الْمُؤْمِنِينَ

"Һәм исләренә төшер, чөнки искә төшерү файда китерә".

Раббыбызның шушы сүзләренә нигезләнеп, без дә Рамазан аеның, уразаның бөек дәрәҗәләре хакында үзебезнең дә, сезнең дә исләрегезгә төшереп китергә булдык. Бер дә сер түгел: моңа барыбыз да мохтаҗ!

Бу мәҗлесләребез "БАЛАЛАРГА РАМАЗАН АЕ ХАКЫНДА" дип атала.

Әлеге дәресләребез балаларга дип юлланган, алар каршында уздырылган булса да, безнең - әткәй-әнкәйләр, әбекәй-бабакайлар өчен дә бик тә кирәк, мөһим, файдалы дәресләр булыр дип ышанабыз.

Якыннарыгыз белән дә бүлешегез!

Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Сөннәтен таратучылардан бул!






«МӘҮЛИД ҮТКӘРҮЧЕГӘ ҖАВАП»

/Мәүлид үткәрүне бөекләгән "дин" әһеленең язмасына карата җавап/






Forward from: Сөләйман Солтан Кормаши
Әссәламү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәтүһү!

Аллаһның рәхмәте белән, без мәшһүр Җәбраил хәдисенә шәрех кылынган «Җәбраил хәдисе» дип аталган хезмәтне укый башладык. Бу дәресләрнең язмалары «Иман нигезләре» каналына куеп барыла.

Әлеге дәресләр белән танышу өчен шул каналга керүегезне сорыйбыз.

https://t.me/imannigezlare/368


ГАШУРА КӨНЕ ТАРИХЫННАН ЗУР ФАЙДА

Гашура көнендә Аллаһы тәгалә Муса пәйгамбәрне صلى الله عليه و سلم һәм аның халкын шул чорның зур тираны булган Фиргавеннән коткара.

Шушы тарихтан без үзебез өчен бик зур, бик тә мөһим булган бер файдага игътибар итәргә тиеш.

Сүз нәрсә хакында? Анысын язмабыздан тыңлый аласыз




Forward from: Сөләйман Солтан Кормаши
Менә шундый мәгълүмат күрергә туры килде.

Бәйрәм тәкбирләрен һәрбер фарыз намаздан соң 23 мәртәбә әйтүне вәҗиб (фарыз) дигәннәр.

– Бу сүзләр хаклыкка туры киләме?
– Тәкбирләрне әйтмәсәң чыннан да гөнаһ аласыңмы?
– Сәхабәләр тәкбирләрне ничек кылган?

Аудиоязмадан белә алырсыз, ин шәә Аллаһ!


Forward from: Сөләйман Солтан Кормаши
Корбан (удхия) чалырга җыенган кешегә, Зөлхиҗҗә ае керү белән (пәнҗешәмбе көненең ахшам намазыннан соң) Корбанын чалганчыга кадәр тырнакларын кисү, чәчләрен кыскарту, тәнендәге чәчләрен кырудан тыелып тору кирәк.

Аллаһ илчесе ﷺ болай дигән: «Зөлхиҗҗә ае кергәч, Корбан чалырга җыенган кеше, шул Корбанын чалганчыга кадәр, берүк чәчләрен дә, тырнакларын да кисә (кыскарта) күрмәсен» (Мөслим, 1977).

Дөрес фикер буенча, бу гамәл вәҗиб (һичшиксез үтәлергә тиеш) булып санала, ә мөстәхәб түгел.

Шуңа да игътибар итегез: кайбер хәзрәтләрдән: «Бу гамәл хаҗда булучылар өчен генә, ә үз җирлегендә яшәгәннәр өчен түгел», дигәнне ишетергә туры килә.

Бу сүзләр дөрес түгел! Нәкъ үз җирлегендә калган, хаҗга бармаган мөселманнарга кагыла.

Хәдистә корбан итеп чалынасы мал «удхия» дип әйтелә, ә ул яшәгән җиребездә чалына торган корбан, ә хаҗда чалына торган мал «һәдия» дип атала.


Forward from: Уроки детям от Абу Умара Ас-Сыям
بسم الله الرحمن الرحيم

🔸С именем Аллаха, Милостивого, Милующего.

Представляем вам новую серию уроков «Десять столпов в приобретении знаний».

Прослушав эту серию уроков наши дети, с дозволения Аллаха, осознают и поймут:
– Важность изучения религии
– Достоинства приобретения шариатских знаний
– Правила облегчающие этот тернистый
и длинный путь
– Чем жертвовали первые и последние имамы этой общины для достижения знаний


🔗 Будьте ключом к добру, делитесь с родными! Подписывайте близких на наш канал. АхсанаЛлаху иляйкум!

✅ Посланник Аллаха, да благословит его Аллах и приветствует сказал: "Указавшему на благое (полагается) такая же награда как и совершившему его".

Уроки детям от Абу ‘Умара



20 last posts shown.